Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 11:57

Яратырга. Яратырга. Һәм тагын бер тапкыр – яратырга!

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Гаилә заманы” IV республика җыены балалар хәвефсезлегенә багышланды

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең “Гаилә заманы” IV республика җыены балалар хәвефсезлегенә багышланды


Республиканың Мәгариф министрлыгы ел саен Тәрбиягә бала алган гаиләләр җыены оештыра, аның бурычы – ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыру төрләренең абруен күтәрү. Һәм җәмәгатьчелек игътибарын ятимлек мәсьәләсенә җәлеп итү. Быел ул Туймазыда 1нче интернат-мәктәп һәм татар драма театрында үтте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән килгән кимендә 150 ата-ана һәм балалар хокукларын яклау һәм аларга җәмәгать ярдәме күрсәтү өлкәсе белгечләре катнашты. Әйткәндәй, ул Бөтендөнья бала көнендә үтте. Менә шундый искиткеч тәңгәллек.


“Тормыш – кызыл келәм түшәлгән сукмак түгел...”

Эргәмә бер хатын килеп утырды. Йөз-кыяфәте гади – җил-кояшта каралган, куллары сөялле. Фермада эшли, күрәсең. Өстенә басканмын. Бозау караучы икән. Наталья Гарифҗанова чәч-башын тарап-җыйдырырга өлгермәвенә көяләнмәде. Юлга чыгар алдыннан көзгегә күз ташлагач, балалары: “Әни, син безнең өчен иң чибәре!” – дигән. Әнисе бу сүзләрне хуплап баш селкегән дә, йорт-кура тирәсендә эш кушып, җыенга киткән.

– Яңавыл районында яшибез. Балаларыбыз дүртәү, – ди Наталья Владимировна, чәчләрен сыйпап-төзәткәләп. – Өлкән улым минем туган көндә – 5 де-кабрьдә Туган илебезне сакларга китәчәк. Аңа хатлар язачакбыз. Кызларым берсеннән-берсе сылу. Балалар йортына килдек. Кыз бала аласы килгән иде. Безгә исә: “Тагын кирәкмиме?” – димәсеннәрме. Кем баш тарта инде мондый байлыктан. Язмыштыр дип уйладык. Өчесен дә алып кайтып киттек.

Балаларым алтын: сыерын да сава, коймагын да өлгертә, бакчаны да тәртиптә тота. Эшкә өйрәнеп үсәләр, димәк, тормышта югалып калмаячаклар. Эшләтер өчен бала алганнар диючеләр дә табыла. Сөйләсеннәр. Тел сөяксез. Кеше авызын томалап булмый. Аның каравы, сөенеп бетәлмибез. Кредит алдык, йорт төзеп кердек. Озакламый Нефтекамага барачакбыз. Сурәт ясарга һәвәс кызыбызга зур картиналар урнаштырылган җирне күрсәтергә иде. Ничек атала әле ул? Галереяга!

Авырлыклар турында сораша башлагач, Наталья Владимировна ипле генә көлеп куйды:

– Авырлык кичермәгән гаилә бармы соң ул? Тормыш артистлар таптаган кызыл келәмле сукмак түгел ич. Күп тырышлык таләп итә. Әмма без күңел ача да беләбез. Үзешчән сәнгать бәйгесендә артистлар гаиләсе буларак диплом алдык.

...Шөкер, балалар йортында өч кыз балага кимегән. Ялгызлык, курку, хәвефтән аларны Гарифҗановлар коткарган. Хәзер көн саен иртән җылы сөт бирүче сыерлары, яшел хәтфә үләнле ишегаллары, Туган ил сагына басачак һәм өч нәни кызны яклаячак абыйлары бар. Менә ул – балалар хәвефсезлеге. Сүздә түгел, эштә.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: