Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2018, 11:38

Калканлы рыцарьлар кебек...

“Туймазы-Арена”да 16 яшькәчә үсмерләр арасында Федерация округлары җыелма командаларының хоккей беренчелеге үтә

“Туймазы-Арена”да 16 яшькәчә үсмерләр арасында Федерация округлары җыелма командаларының хоккей беренчелеге үтә


Санкт-Петербург командасының 15 яшьлек һөҗүмчесе Артём Пушковның кумиры – өч тапкыр дөнья чемпионы Александр Овечкин. Кәшәкәгә Овечкин кебек оста идарә итәргә өйрәнү өчен бу малай өч яшендә тимераякка баскан, биш яшендә үзенең туган шәһәре Череповецта “Северсталь” командасында уйный башлаган. 13 яшендә исә төньяк башкаланың хоккей клубында уйнау өчен әти-әнисе белән бергә Санкт-Петербургка күчеп киткән.


Беренчелектә катнашучылар арасында Артём кебек спортка мөкиббән малайлар байтак. Хоккейчы амунициясен киеп, йөзләренә хәвефсезлек калканы төшереп, алар турнир рыцарьлары кебек бозга чыга.

18-28 ноябрьдә "Туймазы-Арена" бозында иң көчлесе исеме өчен федерациянең Идел буе, Урал, Үзәк, Ерак Көнчыгыш, Көньяк, Себер, Төньяк-Көнбатыш округ-лары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург командалары алыша. Һәр команда сигезәр уен үткәрәчәк, шуның нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнәчәк.

– Уенчыларның әзерлек дәрәҗәсе югары, – ди ярышларның баш судьясы Владимир Пашкин. – Әлегә Мәскәү, Урал һәм Идел буе федерация округлары алда. Финалда медальләр дә алар арасында уйнатылыр, мөгаен. Хәер, алдан фаразламыйм – башка командалар да яхшы уен тәкъдим итә.

– Ярышларга үз яшь төркемендә илебезнең иң яхшы хоккейчылары җыелды, – ди Мәскәү җыелма командасы тренеры Николай Павлов. – Уеннар аларга тәҗрибә тупларга, безгә исә илебез җыелма командасына яңа әгъзалар чамаларга ярдәм итә.

Тренерлардан кала, командаларны табиблар күздә тота, алар спортчыларга ялкыткыч күнегү һәм катлаулы уеннардан соң аякка басарга ярдәм итә. Спорт табибы Елена Портнягина команда белән Санкт-Петербургтан килгән. Аның сүзләренә караганда, җимерелгән тезләр, бәрелү, сугылу, сыдырылу – хоккей өчен гадәти хәл. 2-3 елдан егетләр моның ише вак-төяккә игътибар итми башлый.

“Туймазы-Арена”да 22 мәктәп укучысы һәм студентлардан торган ирекле ярдәмчеләр бригадасы эшли. Яшьләр командаларны уеннарга, күнегүләргә озата, экскурсияләр үткәрә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: