Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2018, 13:34

Яшәгән ди йолкыш бер мәче

1нче интернат-мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Әмир Габделхаков ачыш ясаган: шигырьләрне әни белән икәүләп язу күңеллерәк

1нче интернат-мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Әмир Габделхаков ачыш ясаган: шигырьләрне әни белән икәүләп язу күңеллерәк


Венера АШИРОВА


Хәбәрче белән очрашуга Әмир “ал чәчәк” тотып килде. Кайчандыр әтисе барлык гүзәл затларның да чәчкәгә мөкиббән булуын әйткән булган. Һәм, бүләк алгач, аларның шундук сөйкемлеләнүен, кәефләре күтәрелүен.

Мин күптән аның белән танышырга тели идем инде. Сәбәбе дә бар – редакциягә хат килде, анда исә Туган илгә мәхәббәт турында менә дигән шигырь. Шома, матур язылган, тел-теш тидерерлек түгел. Өченче сыйныф укучысының шулай матур язганына ышанмаучылар да булды.

– Әмир, ничек шигырь яза башлавың турында сөйләп җибәр әле.

– Бәйге игълан иттеләр, һәм без әни белән (ул шул ук мәктәптә укытучы булып эшли) икәүләп шигырь яза башладык. Соңрак бер шигырьне икәүләп язуның никадәр күңелле булуын аңладым. Без хәтта ярыш оештырдык: кемнең юллары шомарак килеп чыгар?

Аның әлегә шигырьләре әллә ни күп түгел. Заказ буенча язарга яратмый ул. “Илһам килергә тиеш”, – ди Әмир. Күптән түгел әдәбияттан бирем биргәннәр. Һәм ул мәче белән карга турында шаян шигырь уйлап чыгарган.

Шундук дәвамын язасы килгән. Әмир карга белән мәченең, ызгышудан туктап, дуслашу тарихын уйлап табачак дип килештек. Аңардан “Китапханәдән нинди китап алып укырга киңәш итәр идең?” – дип сорадым. “Робинзон Крузо”, “Нәни принц”, “Баранкин, кеше бул!”, “Ятланмаган дәресләр илендә”, – дип тезеп китте ул.

Әмирнең вакыты тыгыз: инглиз телен өйрәнә, робот техникасы түгәрәгендә шөгыльләнә. Кыш көне бабасы белән чана шуа, чаңгыга баса. Әтисе кебек булырга тели ул. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Себердә зур кранга идарә итә, Райманда үзе йорт төзегән гаилә башлыгы. Әмир аңа цемент, эш кораллары ташып торган.

– Димәк, кул кушырып утырмыйсың. Кайберәүләр исә: “Елап җибәрсәм, хәзер эшләп бирәләр”, – дип яши.

– Мин барысын да үзем эшләргә телим, – дип җавап бирә Әмир. – Мунчаны да, китап киштәсен дә.

Әтисе өйдә булмаганда, гаиләдә Әмир хуҗа. Тузан суырта, савыт-саба юа, әнисенә авыр сумка күтәрешергә ярдәмләшә ул.

Габделхаковлар Райманга күчкәч, Җирәнкәй атлы мәчеләрен дә алып китәчәкләр. Малай аны үлемнән коткарган: мәче балаларын зәмһәрир суыкта кемдер урамда ташлап калдырган. Ул әти-әнисеннән Җирәнкәйне үзендә калдырырга үтенгән.

Яңа йортта тутыйкош, әрлән, балыклар һәм, бәлки, маэмайга да урын табылыр (Әмир күптән хыяллана бу хакта).

Тормышта нәрсә белән шөгыльләнәчәген белми әле ул. Әмма шунысы анык: операция таләп ителүчеләргә ярдәм итү өчен акча эшләргә тырышачак. Һәм йортсыз мәче белән маэмайларга приют төзиячәк.

Әлегә ул үсә, кешеләр өчен яхшылык кылырга тырыша. Әмир юл аша чыгарга куркып торган әбигә мотлак ярдәм кулы сузачак. Көчле булу өчен ул генералиссимус Александр Суворов һәм шагыйрь Александр Пушкин кебек чыныга – йөзү секциясенә йөри.

Малай үз шәһәрен ярата һәм һәркайда чиста, пөхтә булуын тели. Дусларыннан кайсыдыр кәнфит кәгазе яисә банканы чүп савытына илтеп җиткерә алмаса, ул аларны барып ала һәм: “Бу сиңа бүләк!” – дип, хуҗасына тапшыра. Аннары чүп нәкъ урынына барып төшә.

Әмир барлык гәзит укучыларга үзенең “Җәй” дип аталган шигырен бүләк итә. Шыксыз ноябрь аенда ул һәркемнең күңелен җылытыр дип ышана.

«Зәңгәр күктән кояш нурын сибә,

Яшел урман мине үзенә дәшә.

Җир җиләкләре җыярмын, как коярмын,

Җәйне көтеп, чәй эчә-эчә».
Читайте нас: