Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2018, 13:38

Уракка рәхмәт, игенчегә хөрмәт

Педагог Лилия Хаҗиева – әти-әнисе биргән төп сабак турында

Педагог Лилия Хаҗиева – әти-әнисе биргән төп сабак турында


Әңгәмәдәшем – балалар сәнгать мәктәбе педагогы Лилия Хаҗиеваның балачагы Иске Туймазыда үткән. Иртәнге чәй, әбисенең җырдай моңлы тавышы... Сөйләме гаҗәеп матур, халык әйтемнәренә бай. Ахирәтләр кебек, барысын да бергәләп эшли алар: әвәли, сурәт төшерә, урманга җиләк, гөмбәгә йөри. Әбисе тәрбиясендә тыныч кына үсә кыз бала.



– Әтием сугышны ки-чергән, Берлинга кадәр барып җиткән, аннары тагын дүрт ел япон чигендә хезмәт иткән, – ди Лилия Тәрҗеман кызы. – Хәстәрлекле, зиһенле. “Авырып китсәм? – дип үз-үзенә сорау бирә иде. – Хатыным һәм кызларым утынсыз утырса?” Һәм, озакка җитсен дип, аны күпләп әзерли. Башта печәнне кул арбасы белән ташыдык. Әмма тиздән, эшне җиңеләйтү өчен әтием төрле өлешләрдән мотороллер җыйды.

Элек халык ничек яшәгән? Ире чапкан, хатыны тырмалаган. Бердәм булганнар, барысын да бергәләп эшләгәннәр. Икмәкнең ничек үсүен күрсен өчен балаларын да үзләре белән алганнар. “Уракка мең рәхмәт, һәр игенче алдында баш иям!” – ди иде әбием.

Ул чордагы әхлак нигезләре минем өчен үрнәк, мин аларны йөрәгемдә йөртәм һәм гаиләмдә дә кулланырга тырышам.

Минем өчен әнием – хатын-кыз үрнәге. Кияүгә чыгып, бианасы белән бергә кырык ел яшәгән ул. Иң тәмле ризыкны башта аңа биргән, аннары гына башкаларга өләшкән. Әни урынында холыксыз килен булса, бианасы белән гауганың иге-чиге булмас иде. Әмма аның мәхәббәте һәм чыдамлылыгы нәтиҗәсендә өйдә һәрвакыт татулык хакимлек итте. Бианасы да килененең игелекле мөнәсәбәтен бәяли белде. Көрәк һәм кәйлә кулыннан төшмәгән әнием, ахирәтләре белән шәһәрдә завод-фабрикалар төзегәндә, ул аңа балаларын карашты.

90 яшендә дә балаларына ярдәм итте әнием. Мин дә аңа ярдәм кулы сузарга тырыштым. Әти-әни исән чакта без аларга рәхмәтле булырга тиеш. Аларның күзләренә карап, җылысын-назын тоярлык чакта.

Лилия Тәрҗеман кызы халык бизәкләре белән сырланган түгәрәк агач тәлинкәләрне күрсәтә. Караңгы бүлмәгә кояш нурлары сибелгән кебек!

– Бу гүзәллек – балачактан. Зур елгалар кечкенә инешләрне туендырган кебек, гомерем буе баета ул мине. Сәнгать мәктәбенә балалар йөри. Аларның әти-әнисенең тырышлыгына шатланам мин. Баласы рәссам булмасын да ди, аның каравы, зәвыгы арта аларның. Кемдер берни дә күрмәскә мөмкин, ул исә зәңгәр күккә үрләгән агач ботакларына, яңа гына бөреләнгән ачык-яшел яфракларга сок-ланачак, офыкка карап, бу гүзәллекне уенда кәгазь яисә тукымага күчерәчәк.

Әңгәмәдәшем 1977 елдан бирле армый-талмый эшли. Бер эштән дә чирканмый ул. Яңа елга мәйданны бизәргә кирәкме? Хезмәттәше Ольга Сафонова белән шунда йөгерә.

Хатын-кыз теләсә кайсы яшьтә гүзәл булып калырга тиеш дип исәпли Хаҗиева. Кирәк икән, пәлтәсен үзгәртеп тегеп кия. Аның өчен җанлы сүз – сынлы сәнгать ул. Тынлыкта Цветаева, Ахматова һәм Маяковский шигырьләрен укый.

– Мин ялгыз, үз эчемә бикләнгән кеше түгел. Әмма ирекле. Үзем турында озак сөйләргә яратмыйм һәм башкалар белән дә кызыксынмыйм. Беркайчан да беркемнән дә көнләшмәдем һәм сагышланмадым, холкым андый түгел. Дөресен әйтәм: мин бәхетле кеше...


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: