Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2018, 13:41

Шәхси торак төзелеше өчен рөхсәт таләп ителмәячәк

Русиядә торак йортлар күтәрү тәртибе гадиләштерелде

Русиядә торак йортлар күтәрү тәртибе гадиләштерелде


2018 елның 4 августында Федерациянең 340нчы “РФ Шәһәр корылышы кодексына һәм Русия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы законы (03.08.2018 ел) көченә керде. Бу закон нигезендә илебездә кайбер җир биләмәләрендә торак йортлар күтәрүне хәбәр итү тәртибе кертелә:

а) шәхси торак төзелеше (ИЖС) өчен бүленгән;

б) торак үзәкләре чик-ләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бүленгән;

в) биләмә планы проекты булган очракта халыкның бакча-дача биләмәләрендә.

Торак йорт төзелеше өчен рөхсәт урынына һәр кеше – шундый биләмә хуҗасы – планлаштырылган торак яисә бакча йорты төзү турында төбәк хакимиятенә хәбәр итәргә (РФ Шәһәр корылышы кодексы, 51.1нче маддә) һәм язма хәбәр белән төбәк үзидарәсе оешмасына мөрәҗәгать итәргә яисә аны заказлы хат белән почта аша, дәүләт хезмәтләре порталы яисә күптармаклы үзәк аша җибәрергә хокуклы. Әмма әлегә бу хезмәтләр регламенты булмау сәбәпле, төбәк үзидарәсе оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

РФ Төзелеш министрлыгы язма хәбәр рәвешен раслаганчы, планлаштырылган төзелеш (үзгәртеп кору) турында хакимияткә ирекле төрдә хәбәр итәргә була.

Җиде эш көне дәвамында хакимият булачак җентекле төзелеш объектының файдалануга рөхсәт ителгән җир биләмәсе тәгаенләнешенә, аның биләмә төбәгенә һәм урнашу урынына ярашлылыгын тикшерә һәм гариза бирүчегә бинаның билгеләнгән таләп-кагый-дәләргә ярашлылыгы һәм аны җир биләмәсендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрен җибәрә.

Әгәр җиде эш көне үткәннән соң төзелеш хуҗасына хакимияттән андый хәбәр килмәсә, төзелеш килешенгән дип исәпләнә.

Әгәр планлаштырылган корылма Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен-дә билгеләнгән таләпләргә туры килмәсә (мәсәлән, Төп план мәгълүматлары буенча шәхси торак төзелеше өчен каралмаган яисә билгеле чикләүләр булган төбәктә урнашса), шушы вакыт аралыгында булачак төзелешкә рөхсәт бирел-мәскә мөмкин. Проектка тиешле үзгәрешләр кертеп, кабат язма хәбәр җибәрү таләп ителә.

Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, төзүче район Хакимиятенә төзелеш тәмамлану турында хәбәр итәргә тиеш. Моны шәхси торак йорт яисә бакча йорты төзелеше яисә аны үзгәртеп кору төгәлләнгән көннән соң кимендә бер айда эшләү зарур. Язма хәбәрне шәхсән үзең тапшырырга яисә почта аша җибәрергә мөмкин. Аны алганнан соң Хакимият шулай ук җиде эш көне дәвамында төзелгән объектның хә-бәрдә күрсәтелгән таләп-кагыйдәләргә ярашлылыгын; элек бирелгән рөхсәт документына һәм җир би-ләмәсенең тәгаенләнеше буенча файдаланылуына ярашлы рәвештә, объектны урнаштыру мөмкинлеген тикшерә һәм соңгы сүзен әйтә.

Любовь ИВАШКИНА,
“Архитектура һәм шәһәр корылышы” оешмасы җитәкче белгече.




Читайте нас: