Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2018, 13:00

Өшеш, дуслар, өшеш!

20нче балалар бакчасында бинаны җылыту өчен ашыгыч чаралар күрелә

20нче балалар бакчасында бинаны җылыту өчен ашыгыч чаралар күрелә


Сабыйлар туңа, ата-аналар барлык оешмаларга дәгъва юллый, балалар бакчасы җитәкчеләре исә төркем һәм йокы бүлмәләрен ничек булса да җылыту җаен эзли. 20нче балалар бакчасында бу хәл беренче ел гына күзәтелми. Урында бәя бирү өчен безнең хәбәрче оешмага юл тотты.


Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 1991 елда ачылган. Чорына карата шактый алдынгы була ул – балалар бакчасының беренче катында “җылы идән” системасы корыла. Тик тиздән аны сүтәләр – кесәгә суга, күрәсең. Аннары җылылык тәэминаты белән җитди мәшәкатьләр башлана. Ни кызганыч, 27 ел дәвамында үткәргечләр бер тапкыр да ремонтланмаган.

Ата-аналар сүзләренә караганда, балалар биредә ел саен октябрь-апрель айларында суыктан иза чигә. Аеруча икенче катта салкын. Җылы түшәмнән китә дип фаразлана. Түбә хәзер ремонтланган. Өстәвенә, ике тапкыр – 2013 һәм 2014 елда. Аннары төркемнәр бер-ике градуска җылынган сыман тоела. “Йокы бүлмәләрендә бик салкын, температура тиешле 19 градус урынына 15 градустан артык күтәрелми, балалар җылы киемдә йок-лый”, – дип яза ата-аналар җәмәгать челтәрләрендә.

– Дөрес, бу көнүзәк мәсьәлә, – ди балалар бакчасы мөдире Лариса Хәйруллина. – Бинаны төрлечә җылытып карадык. Ягып җылыту чоры алдыннан системаны юдырттык, һава бөкеләре барлыкка килү нәтиҗәсендә радиаторлардагы җылылык әйләнеше бозылмасын өчен батареяларга һава чыгаргычлар куйдык. Үткән атнада нәтиҗәле җылыту өчен системага ике насос кордык. Кирәк урында торбаларның бозылган җылылык изоляциясен тергездек, тәрәзәләрдәге ярыкларны ямадык. Стенага 26 җылылык вентиляторы да беркеттек. Шушы көннәрдә аеруча салкын җиде төркемдә 43 пластик тәрәзә урнаштырылачак. Калган тәрәзәләрне 2019 елда алыштырачакбыз.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: