Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 12:07

Яшибез, димәк!

Яшь гаиләләр тоташ алганда кимендә 34 млн сумлык торак сертификатларына ия булды

Яшь гаиләләр тоташ алганда кимендә 34 млн сумлык торак сертификатларына ия булды


Район Хакимиятендә “БР төзелеш комплексы һәм архитектура үсеше” республика программасы кысаларында бала тугач ипотека бурычының бер өлешен түләүгә юнәлтелүче ярдәм акчасы алу хокукы бирүче таныклыклар тапшыру тантанасы үтте.

106 яшь гаилә кимендә 34 млн сумлык җәмәгать ярдәме алды. Бу гаиләләрдә балалар 2013 елның 17 декабреннән 2014 елның 6 октябренә кадәр туган.


Бәхетлеләр исәбендә – Әгертамак төбәгендә йорт салу өчен 5 ел элек ипотека кредиты алган Гатауллиннар гаиләсе дә бар. Ирле-хатынлы Алинә белән Артурның сүзләренә караганда, җәмәгать ярдәме акчасы калган бурычны тулысынча каплаячак.

– Дәүләт ярдәме булмаса, бурычыбызны әле озак түләргә туры килер иде, – ди гаилә башлыгы. – Ә хәзер планнарыбыз башка – өйдә ремонт ясау, бакчага җиләк-җимеш агачлары утырту. Яшибез, димәк! Элек без 15 квадрат метр мәйданлы тулай торак бүлмәсендә яшәдек. Ике бала булгач, кысан иде, әлбәттә.

Туймазылы Лилия Шокурова өчен җәмәгать ярдәме таныклыгы алу бәйрәмгә әверелгән. Купшы киенгән кызларын да иярткән ул бу чарага.

– Виктория туар алдыннан без ипотека кредиты алдык һәм программада катнашу өчен гариза тапшырдык. Берничә елдан соң шатлыклы хәбәр килеп иреште һәм менә күптән көткән таныклык кулымда. Бу гына да түгел әле. Без әлеге программага кабат кушылдык һәм икенче кызыбыз Екатерина өчен дә ярдәм көтәбез.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: