Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 12:19

Солдат исеменә тап төшермә!

Татар драма театрында Хезмәткә чакырылучы көне үтте

Татар драма театрында Хезмәткә чакырылучы көне үтте


Шушы көннәрдә хезмәткә алынучыларның чираттагы командасы армия бишмәтләрен киячәк. Әмма шуңа кадәр Туймазы егетләре үзләре хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә катнашырга өлгерде. Булачак солдатларны район Хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, дин әһелләре, Бөек Ватан сугышы яугире Хәлим Җәмил улы Бәширов сәламләде.

Хезмәткә чакырылучылар өчен үзенчәлекле күңел ачу программасы әзерләнгән. Урам воркауты белән шөгыльләнгән якташларыбыз төрле җиһазларда көч күнегүләре күрсәтте. Залда кызлар да күп иде. Егетләрнең чыгышын көчле алкышларга күмде алар.

Аннары спортның хәрби-гамәли төрләре буенча район ярышларында җиңгән егетләргә ГТО билгеләре һәм таныклык-лар, бүләкләр тапшырылды. Чара Бөтенрусия “Яшь армияче” балалар-үсмерләр хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы белән тәмамланды, ул быел спортчылар , ирекле ярдәмчеләр, районның хәрби-ватанга тугрылык клублары әгъзалары белән тулыланды.

Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: