Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2018, 12:14

«Бәләкәй генә җиңүләр дә Олимпиягә илтә»

(“ТХ”, 129нчы сан, 08.11.2018 ел – инвалид-балалар өчен спорт фестивале турында)

(“ТХ”, 129нчы сан, 08.11.2018 ел – инвалид-балалар өчен спорт фестивале турында)


Рима Баталова, Дәүләт думасы депутаты:

– Каһарманнар эзләргә кирәкми. Алар – безнең арада. Реналь кебек кешеләр белән горурлану зарур. Аның башкарган эшләре – Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге ул. Әти-әнисенә дан һәм хөрмәт. Малайның ышанычлы тылы – тату гаиләсе бар, әтисе һәм әнисе һәрвакыт балаларына ярдәм кулы суза. Алар – бер команда. Андый кешеләр турында сөйләргә кирәк. Дуслары, күршеләре белсен һәм 11 яшьлек малайга иярсен өчен.


Ксения Соколова, бозда нәфис шуу буенча тренер, хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән баланың әнисе:

– Үзенчәлекле бала-ларның әти-әнисе гадәттә үз эченә бикләнә һәм гаиләдәге хәлне кешегә сиздерергә тырышмый. Кызгануларын теләмибез без. Ярдәм тәкъдим итсәләр дә, кабул итәргәме-юкмы дип йөз тапкыр уйлыйбыз. Гадәттә инвалидлар кешеләрне ярсыта.

Һәм көтмәгәндә – Реналь һәм аның әнисе белән очрашу. Бу язмыштыр, мөгаен. Алар безнең чын дуска әверелде. Кызым Даша өчен җиһаз сатып алырга ярдәм итте. Безнең хезмәт хакы белән 90 мең сумны ничек туплар идек, югыйсә? Спорт фестивалендә Реналь Дашага курчак һәм тәм-том бүләк итте. Хәзер балаларның өлкәннәргә караганда мәрхәмәтлерәк булуына инандым. Алар әле көнләшә, начарлык кыла белми, бәлагә таручыларга чын күңелдән ярдәм кулы сузарга әзер.

Бер әби телевизордан безгә багышланган репортажны караган. Аның хәлле кеше булмавы күренеп тора, әмма акча сузды ул: “Ал, кызым, бу сезгә. Синең алтын кызчыгыңа!” Шундый мизгелләр җәмгыятебезнең инвалид кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булачагына өмет уята. Европа һәм Америкада алар гадәти тормыш белән яши, ирекле, бернинди чикләүләргә дучар түгел. Җәмгыять читкә типми аларны. Спорт фестивале ише чаралар ярдәмендә тора-бара бездә дә бу чикләр юкка чыгар дип өметләнәм.


Читайте нас: