Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 18:03

Солдатлар булмый ул билгесез...

Курск өлкәсендә янә бер яугир-якташыбызның җәсәде табылды

Курск өлкәсендә янә бер яугир-якташыбызның җәсәде табылды


Эзтабарлык эшчәнлеге барышында “Рубеж” отряды (Железногорск шәһәре) әгъзалары Курск өлкәсе Клюшниково авылы янындагы басуда бер яугирнең җәсәден тапкан. Солдатның ике язулы медальоны булган. Аларны авырлык белән генә укый алганнар: “Рядовой Шәфигулла Галимуллин, 1911 елгы, Туймазы станциясендә 1нче Эшчеләр урамында, 16нчы йортта яшәгән”.

Яугирнең туганнарына эш көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьләрдә төбәк хәрби комиссариатына (4нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: