Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 18:18

Җәмәгать ярдәме турында – онлайн-консультант аша

“Мин нинди җәмәгать ярдәме чараларына дәгъва итә алам, моны каян белергә?”

“Мин нинди җәмәгать ярдәме чараларына дәгъва итә алам, моны каян белергә?”


Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге филиалы директоры Альмира Фәттахова җавап бирә

– Моның өчен сезгә безнең оешманың рәсми сәхифәсенә (rcspn.mintrudrb.ru) керергә һәм интерактив онлайн-консультант аша халыкның җәмәгать ярдәме чараларына хокукы турында анкета тутырырга кирәк.

Анкета нәтиҗәләре буенча сез үзегезгә һәм гаиләгезгә тиешле пособие, ярдәм акчасы турында мәгълүмат алачаксыз.

Шушы җәмәгать ярдә-ме чараларыннан файдалану өчен сез безнең филиалга (Туймазы, Чапаев ур., 2/1), күптармаклы үзәк бүлекчәсенә (С. Юлаев ур., 69а) мөрәҗәгать итә яисә Дәүләт хезмәтләренең республика порталы аша гариза тапшыра аласыз.


Читайте нас: