Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 19:08

Ирина Давыдованың “тикшерү серләре”

Ул ел саен судка кимендә 100 җинаять эше тапшыра

Ул ел саен судка кимендә 100 җинаять эше тапшыра


Аеруча мөһим эшләрне тикшерүче Ирина Давыдованы Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы район бүлеге җитәкчеләре оешманың “алтын хәзинәсе” дип атый. Ул иң катлаулы һәм җентекле әзерләнгән җинаятьләрне дә ача хәтта.


– Мин бу һөнәрне ни өчен сайладыммы? – дип уйга кала ул. – Мәктәптә укыганда ук “Тикшерү серләре” сериалын карап әсәрләнгән идем. Әти-әнием туган көнемә аның язмасын бүләк итте хәтта.

Уфа юридик институтын тәмамлаганнан соң Салаватта тикшерүче булып эшләдем. Уку вакытында булачак тормыш иптәшем – полиция офицеры белән таныштым. Башта Октябрьскийга, 2013 елда Туймазыга күчендем.

Ел саен судка кимендә 100 җинаять эше тапшырам, шуның яртысы оешкан төркем тарафыннан кылына. Мәсәлән, соңгы әһәмиятле эшләр исәбендә “Кит” транспорт компаниясенең компьютер җиһазларын талауны оештырган ике туймазылыны судка тапшыруны атар идем. Хезмәттәшләрем белән бергә синтетика наркотиклары тараткан бер төркем туймазылыга карата дәлилләр әзерләдек. Уфадан хезмәттәшләре белән бергә безнең полиция хезмәткәрләре наркотиклар сатучы каналны тар-мар итте дияргә була.

Давыдова сүзләренә караганда, элек бер төркем тарафыннан элемтәсез ысул белән оештырылган нарко-тиклар сатуны тикшерү авыр булган. Әмма бүген аларга җинаятьчеләрнең эзенә төшү мөмкинлеге биргән махсус методика, электрон-техника чаралары ярдәм итә.

Давыдованың төп максаты – җинаятьчеләр законнан чак кына тайпылган очракта да җәзасын алырга тиеш. Югыйсә, киләчәктә аларның бу гамәлләре җитдигә әверелергә мөмкин.

Ирина Анатольевна – өч бала әнисе. Гаиләсенең яраткан шөгыле – җинаятьчеләр турында үз эшенә мөкиббән уңай каһарман намуссыз бәндәләргә каршы көрәшкән сериаллар карау. Полиция хезмәткәрләре династиясе шулай барлыкка киләдер дә.
Читайте нас: