Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 ноябрь 2018, 19:31

Җиңәргә күнеккән

Самбочы Лилиана Сәлимҗанова һәм көрәшче Айнур Сыртаев дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясаган

Самбочы Лилиана Сәлимҗанова һәм көрәшче Айнур Сыртаев дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясаган



Октябрьдә Тбилисидә үсмер кызлар һәм малайлар арасында самбо буенча дөнья беренчелеге үтте. Анда дөньяның 30 иленнән 250 спортчы катнашты.

Русия җыелма командасы исәбендә чыгыш ясаган Туймазы кызы Лилиана Сәлимҗанова 44 килограммгача авырлыктагылар төркемендә җиңү яулады.

Финалда 18 яшьлек Ли-лиана Европаның 20 яшьлек спортчысы белән алышты. Көндәше өлкәнрәк тә, авыррак та булуга карамастан, самбочыбыз югалып калмады, үзенең яраткан эчке яктан эләктерү алымын кулланып, җиңүгә иреште. Туймазы кызының дөньякүләм ярышларда өченче җиңүе инде бу. Быел ул спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булган. Спортчыны Рөстәм Мөхәмәтдинов күнектерә.

Казанда билбаулы көрәш буенча узган дөнья чемпионатыннан да яхшы хәбәр килеп иреште. 2нче спорт мәктәбе тренер-инструкторы Айнур Сыртаев 42 илдән килгән 200 спортчы арасында “бронза” медаль яулаган. Ул Ринат Еникәев карамаганда шөгыльләнә.

Әйткәндәй, Айнур күптән түгел Япониядән кайткан. Ул анда көрәш сәнгате фестивалендә күрсәтмә чыгышларда һәм осталык дәресләрендә катнашкан.

Зилә АБДУЛЛИНА.

Читайте нас: