Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 12:39

Миллионлык мәктәп

Түбән Троицкий авылы мәгариф оешмасында җитди ремонт бара

Түбән Троицкий авылы мәгариф оешмасында җитди ремонт бара


Түбән Троицкий мәктәбен һич икеләнмичә совет чоры ядкәре дип атарга мөмкин. Биредә бинаның алгы ягыннан башлап тәрәзәләренә кадәр үткән гасырны хәтерләтә.

Сүз дә юк, 62 еллык тарихы булган бина буйлап ашыкмый гына йөрү – кызык та, мавыктыргыч та. Уку һәм эш өчен уңайлылыклар исә елдан-ел кими. Агач тәрәзәләрдән җил өрә, тишек түбәдән су үтә, су тәэминаты системасында әледән-әле өзеклекләр була. Коллективка җентекле ремонт көтелү турында хәбәр иткәч, ышанмыйлар. Укытучылар һәм укучылар гына түгел, авыл халкы да. Чөнки күптәнге хыялы була бу аларның.


Күләмле үзгәртеп кору

Әлбәттә, мәктәпне онытмаганнар. Соңгы ике елда район Хакимияте аның түбәсен ремонтлауга – кимендә 1,3 миллион, ашханә, спорт залы стеналарын һәм түшәмен, коридорның бер өлешен яңартуга янә 615 мең сум бүлгән. Әмма тишек-тошыкны ямап кына мәсьәләне хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык. Байтак акча салу таләп ителгән. Республика бюджетында 60 миллион сум акча табылган. Моннан тыш, район җитәкчеләре кимендә ике миллион сум өстәгән.

Авыл халкына ике айлык ремонт барышында мәктәпне танымаслык дәрәҗәдә үзгәртергә вәгъдә ителгән. Иске тәрәзәләр сүтеп алынган, яңа, пластик-лары урнаштырыла. Хәзер кабинетларда якты, җылы, иң мөһиме – хәвефсез. Төзүчеләр иске түбәне дә сүткән. Яңа түбә калайдан булачак. Шулай ук чарлак түшәмәсе дә җентекле ремонтланачак. Эш күләме гаять зур. Һәм бу беренче өлеше генә әле. Икенчесе 2019 елның җәенә планлаштырылган, катлар арасындагы түшәмәне, бинаның алгы ягын, бинага керү ишекләрен, күтәрмә һәм бина яны, шулай ук ягып җылыту, су тәэминаты, канализация һәм вентиляция системаларын җентекле ремонтлау күздә тотыла.


Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: