Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 12:47

Кечкенә җиңүләр дә Олимпиягә илтә

Туймазыда инвалид-балалар өчен спорт фестивале үтте

Туймазыда инвалид-балалар өчен спорт фестивале үтте


Венера АШИРОВА


Былтыр Туймазы 7нче мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Реналь Хәбиров “Туймазы-Арена” боз сараенда Ачык ишекләр көне үткәрергә тәкъдим итте. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм йөзеннән үткәрелүче җәмәгать чарасын район Хакимияте дә хуплады. Анда балалар тренерлар белән аралашты, үзләре шөгыльләнергә теләгән секцияне сайлый алды. Хушлашканда хәрәкәт мөмкинлеге чикләнгән балаларга аларны бер елдан спорт фестиваленә чакырырга вәгъдә иттеләр. Алар анда катнаша алачак, димәк. Һәм сүзләрендә тордылар.

Җитди әзерләнделәр. Гаилә советында Хәбировлар фестивальнең ничек үтәчәген хәл итте. Үҗәтлеге, авырудан кечкенә генә булса да җиңүне йолкып алырга тырышканы өчен һәр катнашучы, һичшиксез, бәлки, үз гомерендәге беренче медален алачак дип карар иттеләр.

Үз акчаларына Уфадан 100 медаль сатып алдылар. «Кечкенә җиңүләр дә – Олимпия үрләрен яулау ул!» – дигән чәмләндергеч өндәмә эшләтеп алдылар.

Спорт фестивале “Туймазы-Арена” боз сараеның яңа бинасында үтте. Туймазы районы башлыгы Айдар Суфиянов аны оештыручыларга, шул исәптән “игелекле ярдәмчеләр”: Реналь Хәбиров һәм аның гаиләсенә, вакыт табып, инвалид-балаларга йөрәк җылысын өләшкән битараф булмаган туймазылыларга рәхмәт белдерде.

Суфиянов Туймазыда барлык спорт объектларының да кулай мохитне исәпкә алып төзелүен билгеләде. Киләсе елда үзгәртеп корылганнан соң стадионда яңа җиңел атлетика сукмаклары һәм спортның җиңел атлетика төре белән шөгыльләнү өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Ноябрьдә исә Кандрада физкультура-савыктыру комплексы ачылачак.

Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова бу көнне Уфада халыкны кабул иткән. Әмма Рима Акбирде кызы Туймазыга килми калалмаган, чөнки Ренальгә вәгъдә иткән: “Медальләрне бергә тапшырачакбыз!”

Башта 2нче интернат-мәктәп укучысы Билал Фазуллинны кубок белән сөендерделәр. Ул сентябрьдә Даун авырулы балалар һәм үсмерләрнең йөзү буенча III Бөтенрусия ачык турнирында өч алтын, өч көмеш һәм ике бронза медаль яулаган. Канатланган Билал иң якын кешеләре – әнисе һәм алыштыргысыз тренеры Лилия Самсоновага бүләген күрсәтергә йөгерде.

Инвалид-балаларның юнәлеш үзгәртеп йөгерү, теннис тубын кәрзингә ыргыту, идәннән күтәрелү ише гади күнегүләрне ничек чәмләнеп эшләвен күрсәгез иде сез...

Ярышта катнашучыларның барысы да танылган спортчы һәм Реналь Хәбиров кулыннан бүләк алды. Шатлыктан йөзләре балкыды аларның. Тренерлары, әти-әниләре, әби-бабаларыныкы кебек үк...
Читайте нас: