Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2018, 12:51

Ана капиталы сертификатын бирүне тизләттеләр

Гаилә капиталы сертификаты алуга гаризалар хәзер элеккегедән ике тапкыр тизрәк – 15 көндә каралачак

Гаилә капиталы сертификаты алуга гаризалар хәзер элеккегедән ике тапкыр тизрәк – 15 көндә каралачак


Сертификат алу өчен гариза тапшырылган Русия Пенсия фонды идарәсендә аңлатуларынча, вакытны кыскартуга оешманың автоматлаштырылган мәгълүмат системасы камилләштерелү исәбенә ирешелгән. Башка оешмалар карамагындагы барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фондының төбәк оешмалары үзаллы сората һәм электрон каналлар буенча аны кыска вакыт эчендә ала.

Пенсия фонды сәхифәсендәге “Кешенең шәхси кабинеты” аша һәм Дәүләт хезмәтләре порталында сертификат бирү турында яки ана капиталы акчасыннан файдалану турында электрон гариза гына биреп калмыйсың, сертификатның электрон төрен алаласың хәзер. Республиканың 28 гаиләсе бу мөмкинлектән файдаланган һәм электрон сертификат рәсмиләштергән инде.

Пенсия фонды сәхифәсенең “Кешенең шәхси кабинеты” аша һәм Дәүләт хезмәтләре порталында гариза тапшыру өчен расланган исәп язуы булу зарур. Аннары биш эш көне дәвамында кулай вакытта Пенсия идарәсенә “Шәхси кабинет”ка килгән хәбәрдә күрсәтелгән тиешле документларны китереп тапшыру зарур.

Электрон сертификатның өстенлеге нәрсәдә соң? Сертификат сорап, кабат мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк – Пенсия фонды ана капиталы бирү турында уңай карар кабул иткәннән соң, ул шундук гариза бирүченең шәхси кабинетына җибәреләчәк. Бу мәгълүматны экраннан карарга һәм бастырып алырга була.

Русиядә ана капиталы 2007 елдан гаиләдә туган икенче һәм аннан соңгы балаларга бирелә. Хәзер ул 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елда аны 470 мең сумга җиткерәчәкләр.


Читайте нас: