Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Ясно
Җәмгыять
6 Ноября 2018, 08:51

“Бөтен дөнья татарча яза”

Туймазылылар парта артына утырды һәм бал кортларыдай тырышты

27 октябрьдә татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү мәсьәләләренә игътибарны арттыру максатында барча илләрдә «Бөтен дөнья татарча яза» мәгариф чарасы кысаларында күмәк диктант үтте. Анда беренче тапкыр туймазылылар да катнашты. Безнең районда ул “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге тәкъдиме белән үткәрелде.

Диктантны педагогия колледжында яздылар. Үзенең белемен тикшереп карарга теләк белдергән 92 кеше өчен Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәреннән бер өзек әзерләнгән иде.

Парта артына байтак өлкән буын вәкиле, “Алтын башак” әдәби берләшмәсе әгъзалары утырды. Үзен сынап карарга мәктәп укучылары да килде.

Туган телен камил белүчеләр исәбендә “Туймазы хәбәрләре” гәзите тәрҗемәчесе Рәфинә Хөсәенова да бар. Ул диктантны “бишле”гә язган.

Иң өлкән яшьтәге катнашучыларыбыз Фарваева Тамараны, Шәйдуллин Рифкать, Галимова Раузана, Минһаҗева Әнисә, Авзалова Нәсимә, Шәймәрданова Гөлфирә, Шәфыйкова Рәйсә, Габидуллина Майсрур, Имамиева Люция, Арсланова Венера, Галимова Тәнзилә, Галибаева Фәзимә, Имаева Люция, Арсланова Венера, Галибаева Фәзилә, Кәримова Зимфира, Гыймазетдинов Мөгътәсимне, үз көчләрен сынарга килгән мәктәп укучылары Галибаев Айнурны, Галимов Альберт, Заһиров Румил, Сөнәгатуллин Тимур һәм Юнысова Ренатаны 8 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенә бүләкләү тантанасына чакырабыз.

Мөрәҗәгать итү-белешү өчен телефон: 8-937-361-15-75.

Венера АШИРОВА.

Читайте нас