Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2018, 12:08

Табылды!

Воронеж өлкәсе эзтабарлары Туймазы районында туып үскән, сугышта хәбәрсез югалган солдатның туганнарын эзләп тапкан

Воронеж өлкәсе эзтабарлары Туймазы районында туып үскән, сугышта хәбәрсез югалган солдатның туганнарын эзләп тапкан


Рәсми мәгълүмат буенча, Бөек Ватан сугышы елларында Воронеж өлкәсендә фашист илбасарлары кулыннан 300 меңләп совет солдаты һәлак булган. Әмма эзтабарлар бу сан 1,5 тапкыр күбрәк дигән фикердә.


Агымдагы елның 13 октябрендә өлкәдәге торак үзәкләренең берсе – Ивановкада сугыш елларында авыл тирәсендә һәлак булган совет солдатларының җәсәдләре җир куенына тапшырылган. Шул исәптән – ике самолёт экипажы. Шуның берсе – 45нче авиация-бомбага тоту полкының “Бостон-3” бомбардиры исәбенә командир Владимир Янсон, очучы-радист Борис Константинов, атучы Әхмәтгали Ильясов кергән.

Сугыш чорында авыл халкы – алыш шаһитлары 1942 елның җәендә һәлак булган яугирләрнең җәсәдләрен табып, фашистлар белмәгән урынга җирләгән. 1965 елда исә авыл мәктәбе директоры Мария Орлова укучылары белән һәлак булган очучыларның туганнарын эзләргә керешкән. Орлова Юкәле Чишмә авылыннан чыккан Ильясовның туганнарын таба алмаган. Аның вафатыннан соң эзтабарлык эшчәнлеген кызы Надежда дәвам иткән. Ул Югары Бишенде авыл советы хакимияте башлыгы Ринат Миңнуллин белән элемтәгә кереп, Ильясовның бертуганының оныгы – Туймазыда яшәүче Әнисә Вәлиуллинаны эзләп тапкан.

Надежда Әнисәгә төбәк гәзитендә басылган мәкаләне җибәргән. Һәм җәсәдләрне күчереп җирләү чарасыннан видеорепортаж. Ул тантаналы шартларда үткән – табутларны 20нче армия карамагындагы “Тигр”ларда һәм БТРларда китергәннәр. Яугирләрнең җәсәдләре чиркәү һәм авыл зираты урнашкан калкулыкта мәңгелеккә йокыга талган. Митингка Жуковский һәм Гагарин исемендәге академияләр хәрбиләре, курсантлары, яшь армиячеләр, эзтабарлар отрядлары, “Русия офицерлары” җәмәгать оешмасы вәкилләре, ветераннар, авыл халкы, һәлак булучыларның туганнары килгән. Бу чараны хәтта Русиянең Беренче каналыннан күрсәткәннәр.

– Видеоязманы елый-елый ярты сәгать карадым, – ди Әнисә Вәлиуллина. – Әхмәтгали – Кәрим бабамның туганы. Аның турында мәгълүмат юк диярлек. Гаиләләрен кулак дип танып, мал-мөлкәтен тартып алганнар. Югыйсә, аларның ялланган эшчеләре булмый – бөтен эшне өлкәннәр һәм балалар башкара. Шуңа күрә тормышлары җитеш була. Әхмәтгали 1917 елда туа. 1938 елның сентябрендә аны Кызыл Армия сафларына алалар. Бик яшь була ул – хәтта өйләнергә өлгерми. Одессадан бердәнбер хаты килә. Анда ул яугирләрне корабка төяүләре турында хәбәр итә. 1942 елда туганнарына Әхмәтгалинең хәбәрсез югалуы мәгълүм була.

Без аның бердәнбер фотосурәтен кадерләп саклыйбыз. Аның исеме Юкәле Чишмә авылында туып үскән башка якташлары исеме белән беррәттән сугыштан әйләнеп кайтмаган һәм хәбәрсез югалган яугирләр истәлегенә куелган обелискка уелган.

Хәзер Воронеж өлкәсенең Ивановка авылында хәтер комплексы төзелә, анда сугыш вакытында һәлак булучыларның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Шул исәптән якташыбыз Әхмәтгали Ильясов исеме. Комплексны киләсе елның 9 маенда ачу күздә тотыла. Солдатның Туймазы һәм Нефтеюганскида яшәгән туганнары мемориалны ачу тантанасына чакырылган да инде.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: