Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2018, 12:13

“Безнең эштә иң мөһиме – түземлелек һәм тәртип”

Суд приставы, янгын сүндерүче кебек, һәрвакыт уяу булырга тиеш

Суд приставы, янгын сүндерүче кебек, һәрвакыт уяу булырга тиеш


Суд эшчәнлегендәге билгеләнгән тәртипне тәэмин итүче суд приставы Виталий Воробьёв һәр сүзен үлчәп сөйли. Бигрәк тә эше турында. Һөнәренә бәйле түземлелеге сизелеп тора: суд бинасына көн саен дистәләгән кеше килә. Алар исә төрле-төрле...

– Безнең бурыч – тәртип тәэмин итү, – ди Виталий Викторович. – Болай сак кылану юкка түгел. Мәсәлән, шушы көннәрдә бер ир 11 патрон алып керергә маташкан. Сугыш кирәк-яраклары йөртү һәм саклауга лицензиясе дә юк. Патроннар экспертизага тапшырылды, аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачу турында карар кабул ителәчәк. Минем тәҗрибәдәге беренче генә очрак түгел бу. Берничә ел элек үткәрү үзәгендә бер хатыннан наркотик матдә салынган тугыз капчык табып алдым. Аңа карата тиешле җәза күрелде.

Үткәрү тәртибен башкару-үтәүдән тыш, Воробьёвка суд приставларына яисә судка килүдән качып йөргән кешеләрне юллап алып килергә туры килә. Биредә яхшы психолог булу, бәхәсле очракларга юл куймау осталыгы таләп ителә.

– Үз эшеңне эленке-салынкы гына башкарып булмый. Без судлар һәм суд эшчәнлегендә катнашучыларның хәвефсезлеге өчен җаваплы, хезмәт вазифаларын үтәгәндә пристав-эш башкаручыларны озата барабыз, – дип дәвам итә ул.

Хәер, суд приставының максатка ярашлы әзерлеге – кеше холкын өйрәнү генә түгел. Виталий Викторович Рязань югары һава-десант команда училищесында укыган, контракт буенча Югославиядә хезмәт иткән. Воробьёв федерация суд приставлары хезмәте вәкилләре арасында үткән спорт чараларында даими катнаша, гер спорты, кече футбол ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: