Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2018, 12:44

Иске «сәпид»ләрдән электромобиль җыйганнар

Мира һәм Анатолий Федотовларның хыял мөмкинлекләре киң

Мира һәм Анатолий Федотовларның хыял мөмкинлекләре киң


Әбиләр һәм бабайлар көне алдыннан (аны үткән якшәмбедә билгеләдек) безгә Балашиха шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) яшәүче җиденче сыйныф укучысы Екатерина Федотовадан хат килде. Туймазы районында гомер итүче әбисе һәм бабасы – Мира Мефодьевна һәм Анатолий Степанович турында язган ул. Бу хатны мотлак бастырырга булдык – Никитинка авылында нинди булдыклы кешеләр яшәвен барысы да белсен!

“Гаиләм Мәскәү өлкәсендә яши, әмма җәй көне без Никитинкага әниемнең әти-әнисе – Мира әбекәй белән Анатолий бабакайга кунакка кайтабыз.

Күптән түгел без аларның тормыш сукмагыннан бергә атлауларына 45 ел тулуны билгеләдек. Һич гаҗәп түгел бу, чөнки әбием һәм бабам бер-берсе өчен яратылган. Алар тырыш, кунакчыл, мөлаем...

Толя бабам хәзер пенсиядә, ул кирпеч заводында баш механик булып эшләгән. Агачка сырлап бизәк төшерү белән мавыккан, һәрвакыт нәрсәдер ясаган. Бервакыт завод карамагында балалар өчен шундый түгәрәк оештырган.

Тора-бара шөгыле вак кәсепкә әверелгән – бабам “Модельче” фирмасы оештырган, анда бүген дә корыч һәм чуен кою өчен агач үрнәкләр әзерләнә. Заказлар бөтен Русия заводларыннан килә.

Бабам: “Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” – дигән гыйбарәне кабатларга ярата. Спорт аның тормышында мөһим урын били. Әбием белән бергәләп теннис ярышларында бүләкле урыннар яулаган алар. Өйләрендә дә зур теннис өстәле бар, шунда еш күнегәләр.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: