Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2018, 12:35

Хәйриячеләр исемнәрен әйтмәде

2 октябрьдә “Туймазы хәбәрләре”ндә 15 яшьлек Максим Смага турында мәгълүмат басылды.

2 октябрьдә “Туймазы хәбәрләре”ндә 15 яшьлек Максим Смага турында мәгълүмат басылды
Аның тәне нык пешкән, Уфада тиресен күчереп утырту буенча операция ясаганнар. Безнең гәзиттә бу хәбәр чыгу белән бер яшь ир редакциягә пешкән яраларны төзәтүче ике кап “Дерматикс” геле һәм акча китерде.

Кичә безгә пенсиядәге ханым сугылды. Ул БСТ каналыннан Максим турында тапшыру караган, пенсиясен алу белән, редакциягә йөгергән. Өч мең сум акча бирде ул.

Хәзер бу малай әнисе белән Уфада санаторийда. Алар кайту белән акчаны тапшырачакбыз. Максимның әнисе телефонга хәбәр юллаган: “Бу апага бездән зур рәхмәт әйтегез һәм кеше бәласенә битараф калмаган өчен аны безнең исемнән кочаклагыз”.

Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең берсе дә исемен атамады.
Читайте нас: