Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 октябрь 2018, 17:37

«Вертолётка утыртсагыз да эшли алачакмын!..”

“Нерал-Матрикс” җәмгыяте механизаторы Руслан Хәбибуллин ялсыз эшләргә дә әзер

“Нерал-Матрикс” җәмгыяте механизаторы Руслан Хәбибуллин ялсыз эшләргә дә әзер


Механизатор Руслан Хәбибуллинны озак эзләдек. 60 гектар мәйданлы басуга барып чыкканчы шактый ара узарга туры килде. Көнбагыш уруда өч “Акрос-580” комбайны мәшгуль иде. Алар янына КамАЗлар килеп китә торды, һәркайсына куәтле агым белән дүртәр тонна көнбагыш орлыгы төялде.


Механизатор булып эшләгән әтисе Русланны өч яшеннән басу-кырларга ияртеп йөртә башлый. Малай моторның салмак кына гүләвенә, офыкка барып тоташкан иксез-чиксез кырларга, техника исенә мөкиббән була.

18 яшендә тракторчыга укып, техника йөртү таныклыгы ала. Һәм аның көндәлек эше башлана. Хәбибуллин “Нерал-Матрикс” җәмгыятендә 2013 елдан хезмәт сала. Бер ел кибән куйгычта эшли, аннары фидакарьлеге өчен Русланга яңа комбайн бирәләр. Бүгенгә кадәр ул аның аерылгысыз юлдашы. Бер карасаң, чәчүдә, икенче карасаң, урып җыюда, чәчүлекләрне эшкәртүдә, аларны туңга сөрүдә мәшгуль ул.

Руслан Әбүзәр улы – аз сүзле кеше. Эш аның тормышында мөһим урын били. Ышанасызмы, ул ял көннәрен яратмый хәтта! Бервакыт бер көнгә ял итәргә җибәрәләр, ул шулкадәр арый, эш иртәсен чак көтеп ала.

– Кешегә нәрсә кирәк? – дип үзенә сорау бирә Хәбибуллин. – Иртәгәсе көнгә ышаныч, эш булу. “Нерал”да болар барысы да бар. 14 ел буе тир түккән шәхси предприятие түгел инде бу. Эш барышы ошый миңа. Тормыш, улым һәм кызым, оныгым һәм хатыным турында уйларга вакыт бар.

Өч кеше өчен эшли ул. Комбайнын һәрчак тәртиптә тота – тел-теш тидерерлек түгел.

Бар эшкә дә булдыра Хәбибуллин. Аның өчен һәр агрегат – ачык китап төсле. “Вертолёт бирсәгез дә эшли алачакмын!” – дип шаярта ул.


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: