Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2018, 12:42

Вәгъдә үтәлгән

7нче казанлыкның тирә-ягы тәртипкә китерелә

7нче казанлыкның тирә-ягы тәртипкә китерелә


“Туймазы хәбәрләре”ндәге (79нчы сан, 10 июль) “Сукырлар җәмгыятенә яңа күтәрмә бүләк иттеләр” хәбәрендә шәһәр биләмәсе хакимиятенең журналистларга күтәрмә янындагы чокырларны ямарга вәгъдә итүе турында язылган иде. Ул вәгъдәсен үтәде. Сукырлар җәмгыяте янындагы асфальт ямалды.

7нче казанлыкның уң ягы да тәртипкә китерелде. Биредә яңа асфальт түшәлде, җиргә сеңдерелгән бордюрлар исә хәзер бала бишеге тарткан әниләргә һәм сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә иркенләп хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә. Төзекләндерү эшләрен “Башкиравтодор” җәмгыятенең Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе эшчәннәре башкарды.

Пыяла заводы тулай торагы биләмәсен төзекләндерәсе калды (казанлыкның сул ягы). Анда яшәүчеләр “Төньяк” идарәче компаниясе биләмәне тигезләр, җиргә транспорт хәрәкәтен чикләячәк, әмма кешеләргә комачауламаячак металл баганалар кагар дип өметләнә.


Венера АШИРОВА.


Читайте нас: