Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 октябрь 2018, 12:40

Озын гомерлеләр клубы ачарга вакыт!

Туймазы районында тагын бер гасырыбыз яшьтәше бар

Туймазы районында тагын бер гасырыбыз яшьтәше бар


Каен-Елга авылында яшәүче бу әби бүген 100 яшен билгели. Шәмсекамал Габдрәхим кызы Гыйльметдинованың туган елы искиткеч – 1918! Солыкчылык белән шөгыльләнгән урта хәлле крестьян гаиләсендә туган ул. Олысы да, кечесе дә тырышып хезмәт салган, шуңа да мохтаҗлык кичермәгәннәр. Шәмсекамал 12 яшьтән өлкәннәр белән бер тиң эшләгән.

1943 елда сугыштан яраланып һәм контузия алып кайткан фронтовик Хамбик Ибраһим улына кияүгә чыга. Биш кыз һәм дүрт ул үстерә алар. Балаларын өлкәннәрне ихтирам итәргә, хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Өйдә һәркайсының үз бурычы була: кемдер өй эчен тәртиптә тота, икенчесе кибеттән кирәк-ярак алып кайта, өченчеләре мал-туар карый.

Шәмсекамал Габдрәхим кызы шат күңелле, тормышка мөкиббән, җиңел сөякле кеше. Ничек шушы яшькә кадәр җитәргә дип сораганнарга җавабы бер: “Беркайчан да эшсез утырмадым, Аллага ышандым, кешеләргә рәнҗемәдем. Мунча яраттым, үлән чәйләре эчтем һәм гади ризык – бәрәңге, ит, сөт-каймак ашадым». Ахыргача йон эрләгән, бәйләм тоткан. Зур авыл мичендә берьюлы алтышар күмәч салган ул.

Байтак еллар Шәм-секамал апа кызы Факия Хамбик кызы һәм кияве Флүр Тимербулат улы карамагында гомер кичерә. Әби балаларының, тугыз оныгы, сигез онык баласы һәм өч оныкчыгының тәрбиясенә, игелегенә тиенеп яши.

Биш ай элек Шәмсекамал Габдрәхим кызы күңел-сезлеккә тарыган – аягын сындырган. Әмма, шуңа карамастан, күңел көрлеген җуймаган ул.

Рәзилә ФАЗУЛЛИНА.


Читайте нас: