Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2018, 13:20

Авылларда “Уңайлы мохит” тәэмин ителә

Быел проектта шәһәр һәм 9 авыл биләмәсе дә катнаша

Быел проектта шәһәр һәм 9 авыл биләмәсе дә катнаша


“Заманча шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Быел алар 12 җәмәгать һәм 8 ихата биләмәсенә кагылды.

Туймазыда – педагогия колледжы янындагы “Ветераннар сукмагы” һәм “Спартак” стадионы биләмәсендә күптармаклы спорт мәйданчыгы бу. Шулай ук Чапаев урамындагы 26нчы һәм Көньяк урамындагы 52б, шулай ук Островский урамындагы 9а, 9б, 9в йорты ихаталары.

Серафимовкада Совет урамындагы бушлыкта бакча утыртылды, 18нче кварталда 2, 4нче йорт ихаталарында машина калдыру урыннары киңәйтелә. Бу авыл советында эш иң күләмлесе – проектка юнәлтелгән акча 3 миллион сумлап тәшкил итә.

Собханкулда җәмәгать һәм ихата биләмәләре: Ленин урамында 10нчы һәм Гагарин урамында 5/9нчы йорт ихаталары төзекләндере-лә. Хәтер сукмагы яңарган. Нөркәйдә исә авыл мәктәбенә илткән юл төзекләндерелде.

Гафуров, Төмәнәк, Карамалы-Гобәй, Илчембәт, Иске Туймазы авыл советларында җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

Кандрада Ленин урамы-ның 15нче һәм Түбән Троицкийда Октябрь урамының 34нче йортында машина калдыру урыннары һәм иха-та юллары киңәйтелә.

Районыбызда җәмәгать биләмәләрендә башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 16,1 миллион, ихаталарда 17,3 миллион сум тәшкил итәчәк.

Тоташ алганда республикада быел проектны финанслау күләме 4 миллиард 779 миллион сум тәшкил итәчәк, шуның кимендә

1 миллиарды – республика бюджетыннан.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: