Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 октябрь 2018, 14:02

Алыш ысулы, техника һәм... хәйлә

Туймазыда ринг һәм татамида чәмле алышлар бара

Туймазыда ринг һәм татамида чәмле алышлар бара


“Олимпиец” спорт комплексында спортның Олимпия уеннарына кермәгән төрләре буенча “Башкортстан сәламәт тормыш яклы” республика спорт уеннары исәбенә БР чемпионаты һәм беренчелеге кысаларында өченче көн кикбоксинг ярышлары уза. Җиңүгә 350ләп катнашучы дәгъва итә, шуның 60ы – безнең район вәкиле. Лоу-кик һәм лайт-контакт төрләре буенча үткән ярышлар бүген 14.00 сәгатьтә төгәлләнә.

Келәм һәм татамида алыш кызганнан-кыза, ул шактый җитди, чөнки ярыш йом-гаклары буенча киләсе елда кикбоксинг буенча республика җыелма командасы оештырылачак.

Туймазы вәкилләре арасында байтак талантлы спортчылар бар. Шул исәптән – күптән түгел Италиядә үткән дөньякүләм кикбоксинг чемпионатыннан кайткан Кристина Маликова, Ровшан Закиров һәм Алмаз Терегулов. Кристина белән Ровшан – ярыш бүләкләнүчеләре.

Туймазы районы исе-меннән Радик Абзалов, Нурислам Хисамов, Сергей Иванов, Регина Таһирова, Камил Гусейнов та чыгыш ясаячак, алар барысы да Русия җыелма командасы исәбендә.

Татар-Олкан мәктәбенең 15 яшьлек укучысы Семён Удников өчен исә бу чемпионат – беренчесе. Моннан тыш, ярышларда Туймазы 1нче спорт мәктәбеннән 10 яшьлек спортчылар катнаша. Алар өчен республика күләмендә үзләрен сынау мөмкинлеге бу.

Үсмерләрне Вилмир Нәфыйков, Тимур Базаркенов һәм Вадим Гобәйдуллин күнектерә.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: