Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2018, 12:13

Ирекле ярдәмчеләр һәм һөнәр ияләре урманга нигез салды

Көн дәвамында туймазылылар 3500 төп нарат үсентесе утыртты

Көн дәвамында туймазылылар 3500 төп нарат үсентесе утыртты


Анфиса АИТОВА


Шушы көннәрдә районда күмәк урман утырту чарасы үтте. Ул бөтенрусия “Яшә, урман!” һәм ирекле ярдәмчеләрнең төбәкара “Урман бүләк итәбез!” проектларына багышланды.

Биш сәгать дәвамында Туймазы урман хуҗалыгы эшчәннәре “Тормыш сәнгате” җәмәгать оешмасы вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар, ирекле ярдәмчеләр белән берлектә нарат үсентеләре утыртты. Туймазы урман хуҗалыгының Октябрьский участогы агач утырту төбәге сыйфатында юкка гына сайланмаган – башта анда карт урман киселгән, чистартылган, хәзер аны тергезү таләп ителә.

Туймазы урман хуҗалыгы мастеры Ирек Салихов сүзләренә караганда, быел көз тагын 1,5 га биләмә яшелләндереләчәк.
Читайте нас: