Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2018, 11:57

«Йолдызлы юл”дагы кыенлык, күз яшьләре һәм хезмәт турында

Финалда исә – барысын да гаҗәпкә калдырырлык зур тамаша!

Финалда исә – барысын да гаҗәпкә калдырырлык зур тамаша!


“Йолдызлы юл” цирк мәктәбе дәресләре үткән залда 4 яшьлек Ясминә елаудан шешенгән күзләрен уды. “Нәрсә булды? Чирлисеңме әллә?” – дип борчылды әбисе. Сабый аңа сыенды да, сулкылдый-сулкылдый, минем сорауларга җавап бирде. “Бәләкәй бит, әнисен күрәсе килә, борчыла”. Озакламый кыз бала, әбисе куеныннан чыгып, миңа шпагатка утыру осталыгын күрсәтә иде. Берничә минуттан тренер Анастасия Александровна дәресләр башлануын игълан итте һәм әти-әниләр, әбиләр коридорга агылды – көяләнергә.

Анастасия Кәлимуллина Мәскәүдә танылган ГУЦЭИ – Михаил Румянцев (Карандаш) исемендәге цирк һәм эстрада сәнгате училищесында укыган. Аны Олег Попов, Леонид Енгибаров, Юрий Куклачёв тәмамлаган. Ул Русиядә һәм чит илдә антиподист – махсус җайланма – тринкка ятып, аяклар белән жонглёрлау (берьюлы берничә әйбер чөю) – булып эшли. Цирк жанрларының сирәк һәм онытылып баручы төре бу. Кияүгә чыккач, я гаиләдә, я эштә тукталырга кирәк була. Ул, ике уйлап тормый, ире белән Октябрьскийга кайтып китә. “Әйе, уңыш, дан-шөһрәт казандым. Мин кайчак утлар балкышына коенган манежны, елмаю, чәчәкләрне искә төшерәм. Әмма бу сәхифәне күптән яптым инде мин, – ди Анастасия. – Тормыш дәвам итә”.

Туймазыда “Йолдызлы юл” цирк гимнастикасы һәм акробатика үрнәк мәктәбен җитәкләргә тәкъдим итүләрен ул үзе өчен зур уңыш дип исәпли.

Ул көн саен автомобиленә утырып, Октябрьскийдан Туймазыга җилдерә. Өенә бик соң кайта, балалар белән концертларга һәм чыгышларга әзерләнгәндә – төн уртасы җиткән чаклар була. Кәлимуллинаның 4-18 яшьлек 70 шәкерте бар. Алар өчен ял һәм бәйрәмнәр юк. Дәресләр тренер авырса яки залда башка чара үтсә генә булмый калала.

Венера АШИРОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).




Читайте нас: