Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2018, 12:06

Иң мөһиме – ирегезне яратыгыз

Оҗмахта ике урын буш тора: берсе яхшы бианай, икенчесе яхшы килен өчен диләр.

Оҗмахта ике урын буш тора: берсе яхшы бианай, икенчесе яхшы килен өчен диләр. Килешәлмим. Чөнки мин үзем “икенче әнием”нән уңдым. Ул безне һәрвакыт кадерле кунак итеп, сый-хөрмәт, җылы сүз белән каршы ала. Аның йортында минем өчен генә тәгаенләнгән йомшак чүәк, җылы юрган бар, аны “икенче әнием” сатып алды.


Булачак ирем белән уртак тормыш турында сүз кузгаткач, җайлап кына әнисенә кунакка бару теләген белдердем. Бәләкәй балам бар иде, уңышсыз мөнәсәбәтләр белән аның күңелен яралыйсым килмәде. Шуңа күрә сайлаган ярымның тәртиплелегенә инанырга булдым. Моның өчен иң кулай ысул ирнең әнисе белән танышу дип исәплим. Чөнки аны ул тәрбияләгән. Һәм аның шәхесе, тәрбиялелегенә карап: “Мин сайлаган ир аннан түбән булмаска тиеш”, – дип әйтергә мөмкин. Әмма шуны да инкяр итмим: таныш булмаган кеше мине кочак җәеп каршыларга тиеш түгел. Өстәвенә, беренче никахыннан баласы булган хатын безнең җәмгыятьтә кимчелекле санала.

Танышу көне 8 Мартка туры килде, бианам йортында якын туганнары җыелган иде. Булачак ирем мине апалары һәм әнисе белән калдырды. Ахмак булып күренәсем килмәде, шуңа күрә дәшми генә яулык бәйләп, кулларымны юдым һәм салат турашырга керештем. Сирәк кенә булачак бианама сүз каттым. Киңәш сорадым. Әлбәттә, шушы вакытта аны күзәттем: үзен ничек тота, ничек сөйләшә. Миңа ошады ул: аз сөйли, асылда эш буенча гына, беркем белән дә төчеләнми, гел елмаеп тора. Әмма мине аның нурлы күзләре әсир итте – мин сайлаган кешенең күзләре бу, әмма акыллырак һәм яктырак. Мондый кешенең начар ул тәрбияли алмавына инандым. Калганына исә ияләшермен. Киеренкелек юкка чыкты, мин үземне иркен тота, булачак иремә булган хисләремне яшерми башладым.

Соңрак ирем әнисенең сүзләрен җиткерде: “Сакла аны. Эчкерсез ул. Һәм элек синең янәшәңдә булган кешегә бөтенләй охшамаган”. Ана йөрәге иң мөһи-

мен сизгән: аның баласын яраталар, кадерлиләр, ди-мәк, ул бәхетле булачак. Шуңа күрә улыңның карарын тыныч кабул итәргә кирәк.

Ирем белән унбиш еллап бергә без. Яшермим, ызгышып та алган чаклар булды. Әмма алар биш минуттан озакка бармады. Әмма җитдирәк бәхәс туса, бианама мөрәҗәгать иттем. Ул безнең казый кебек. Һәрвакыт минем яклы. Иремне “акылга утырту” өчен әнисе белән биш минут сөйләшү дә җитте. Һәм янә мөнәсәбәтләр көйләнде. Бүген андый чаралар таләп ителми, бәхәсләр дә юк диярлек. Хәзер үземнең улым үсеп җитте. Бианамны тагын да ныграк хөрмәт итәм – ихтыяр көче һәм зирәклеге өчен. Үзем дә шундый ук булырмын дип ышанам.

Наталья В.


Читайте нас: