Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2018, 13:20

Безнең “Спартак” республика Кубогына ия булды

Шәһәребезнең футбол буенча җыелма командасы – чемпион

Шәһәребезнең футбол буенча җыелма командасы – чемпион


Зилә АБДУЛЛИНА


Бу егетләр тарих сәхифәсен язды. Тырышып әзерләнү, җиңүгә омтылыш мөмкин түгелне булдырды. Яңа чемпионнар кулында – күптән көтелгән ганимәт!

БР Кубогы өчен республиканың 16 командасы алышты. Уеннан чыгару системасы шундый: бер тапкыр да җиңелмәгән команда гына финалга барып җитә ала. Туймазының “Спартак” футбол командасы бер-бер артлы җиңүле уен үткәреп, ярымфиналда БР Кубогының узган елгы чемпионнары – “Стәрлетамак” клубы, финалда Уфаның “Старт-Альтаир» җыелма командаларын (әйткәндәй, БРның быелгы чемпионы) 2:1 исәбе белән җиңеп, Кубокка ия булды.

Тик безнең уенчыларның эше моның белән генә тәмамланмый әле, республика чемпионаты дәвам итә, спартаклылар икенче урын өчен көрәшәчәк. Соңгы ике уен нәтиҗәләре буенча ярыш җиңүчеләре билгеләнәчәк. 17 октябрьдә исә Суперкубок – БР чемпионаты һәм Кубок җиңүчеләренең финал уены булачак. “Спартак” һәм “Старт-Альтаир» командалары кабат очрашачак анда. Командабызны Рамил Низаметдинов һәм Леонид Белоусов әзерли.

Футболчыларыбызга уңышлар һәм яңа җиңүләр телик.
Читайте нас: