Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2018, 13:17

Башкортстан – туган ягым! Горурлыгым вә шатлыгым!

“Родина” мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте

“Родина” мәдәният йортында Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте


Чарада катнашучыларны: хезмәт коллективлары җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, районның мактаулы кешеләре, җәмәгатьчелек вәкилләрен район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тәбрикләде. Ул спортта, укуда, сәнәгать эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен туймазылыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгы Рамил Низаметдиновны, Айнур Сыртаев, Ринат Әхмәдиев, Леонид Сухоручкин, Вилмир Нәфыйков, Артём Светляков, Алинә Гыйрфанова, Раушания Хәбибуллина, Айдар Шакиров, Тимур Сурагуловны бүләкләде.

2017 елда район Советы депутатлары карары белән «Туймазы районының Мактаулы кешесе» дигән түш билгесе расланды. Тантаналы шартларда алар Флорид Терегуловка, Нина Грязютина, Владимир Волков, Рәшит Габдрәхимов, Рәмзия Гайфуллина, Александр Суздальцев, Рим Гәрәев, Адунис Фазуллин, Әнисә Латыйпова, Фәнир Галимов, Николай Тарасов, Әхәт Газизов, Рәшит Хәйруллин, Әгъләм Миһранов, Василий Шицка тапшырылды.

Туймазылыларны Республика көне белән БР Дәүләт транспорт һәм юл хуҗалыгы комитеты рәисенең беренче урынбасары Альберт Сөләйманов котлады. Туймазы районы Башкортстан казанышлары янчыгына лаек өлеш кертә, дип билгеләде ул. Аның икътисад үсешенә, җәмгыять иминлегенә, табыш нигезен ныгытуга авыл хуҗалыгы кооперативларының, сәнәгать предприятиеләренең, вак кәсепнең, кулланучылар базарының, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларының уңышлы эше исәбенә ирешелә.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: