Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 12:04

"Зекура" җәмгыятенең татлы тормышы

Алдынгы хуҗалык шикәр чөгендере алуны төгәлли

Алдынгы хуҗалык шикәр чөгендере алуны төгәлли


Дуслык авылы тирәсендәге кырларда чөгендер алу комбайннары гүләве төнлә дә тынып тормый. Көннәр матур торганда механизаторлар тәүлегенә 25 гектаргача мәйданда татлы тамыр җыеп алырга өлгерә. Гектар куәте сөендерә – былтыргыга чагыштырганда һәр гектардан өстәмә 50 центнер уңыш алына. Тәҗрибәле җитәкче Рәшит Габдрәхимов байтак еллар шушы культураны үстерүгә өстенлек бирә.

– Тамыразык игү технологиясен төгәл үтәсәң, елдан-ел югары уңыш һәм салынган акчадан табыш алырга мөмкин, – ди Рәшит Шәфыйгулла улы. – Шуңа күрә яз саен туфракка сыйфатлы орлык кына чәчәбез, рәт араларын даими эшкәртәбез, чүп үләнне утыйбыз, тиешле ашламалар кертәбез, корткычлар һәм авыруларга каршы көрәшәбез.

Бу хуҗалыкта барлыгы 60 гектар татлы тамыр җыеп аласы калган.

Җыелган уңышны өемнәргә салганнар, ул тиздән шикәр заводына озатылачак. Фермер хуҗалыгы продукция чисталыгы буенча озак еллар алдынгылыкны кулдан ычкындырмый, шуңа күрә чөгендер тапшыру җәһәтеннән мәшәкате булмый.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: