Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 12:56

Самавырны нарат күркәсе белән кайнатканнар

Кандра инвалидлар оешмасы әгъзалары җәйне озаткан

Кандра инвалидлар оешмасы әгъзалары җәйне озаткан


Җәйге чорны Кандракүл буенда төгәлләргә карар иттек. Ихлас елмаюлар, колач җәеп каршы алулар монда һәркемнең бер-берсен күрүгә шат булуына ишарә итте. Барысына да эш табылды: берәүләр бутерброд ясады, бәгъзеләре табын корды, өченчеләре самавыр кабызу өчен нарат күркәсе җыйды...


Кандра инвалидлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Садыйков уңыш-казанышлар турында бәян итте: безнең команда Мәчетле районында сәяхәтчеләр җыенында юнәлеш билгеләү буенча беренче урын яулады, Эльвир Исламов исә терәк-хәрәкәт әгъзалары имгәнгән инвалидлар арасында Бөтенрусия “Юрүзән-2018” спорт сәяхәтләре фестивалендә бүләкләнде. Яшь спортчылар Ранис Вәлитов, Ленар Нәфыйков, Анна Денисова, Кушнаренкода 18 яшькәчә балалар арасында йөзү буенча төбәк ярышларында өченче урын яулап, безне сөендерде. Мәләвездә бу команда шулай ук өченче урынга чыкты.

Аннары уен программасы башланды: атаклы балыкчы Валентина Мөхәмәтҗанова җитәкчелегендә магнитка балык каптырдылар, өлкәннәр һәм балалар капчык киеп йөгерде. Кем әйтмешли, дуслык җиңде.

Сергей Арефьев, Эльвир Исламов, Бирүзә Садыйкова, Елена Гобәйдуллина, Заһира Мөхәмәтшина бик тәмле ризыклар әзерләде.

Шундый күңелле бәйрәм оештырган өчен җәмгыять рәисе Зөфәр Садыйковка һәм аерым эшкуарлар Шөһрәт Джаббаровка, Руслан Рияновка, Ринат Шәрифуллинга, Али Мөхәмәткә зур рәхмәт белдерәбез.

Алефтина КОПЫЛОВА,
инвалидлар җәмгыяте әгъзасы.


Читайте нас: