Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2018, 12:07

Пөхтәлек-тәртип өчен бүләкләнде

Намуслы туймазылы бүләкләргә ия булган

Намуслы туймазылы бүләкләргә ия булган


10 июльдән 10 сентябрьгә кадәр “Башэлектросбыт” җәмгыяте ("ЭСКБ") белән “Русия почтасы” вакытында исәпләшкән кулланучылар арасында ел саен үткәрелүче “Җәйне – бурычсыз!” чарасы уздырды. Анда катнашу өчен кулланылган электр энергиясе өчен күрсәтелгән вакыт дәвамында түләргә кирәк иде.

Җиңүгә республикадан кимендә 250 мең кеше дәгъва иткән. Шуның 14енә генә бәхет елмайган. Алар исәбендә Туймазыдан Зөләйрә Габдрәкыйп кызы Фәттахова да бар. "ЭСКБ" җәмгыятенең Туймазыдагы офисы начальнигы

И. Междо аңа юрган һәм мультитул (күптармаклы пәке-җиһаз) тапшырган.

Гомере буе мәктәптә укытучы булып эшләгән, хәзер пенсиядәге бу ханым сүзләренә караганда, ул үткәргечләр хезмәтләре өчен көнендә үк түли. Шунысы аеруча куанычлы, ул бүләкне һөнәр бәйрәме – Укытучы көне алдыннан алган. Реклама.
Читайте нас: