Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2018, 12:00

Рус теле – милли казанышыбыз

Клара Сабит кызы Закированың төп коралы – сүз

Клара Сабит кызы Закированың төп коралы – сүз


Клара Закирова – югары категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгариф отличнигы, Русиянең алдынгы укытучылары бәйгесе җиңүчесе (ул “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында үтте), республика укытучыларының

X съезды делегаты. Быел ул мәктәп бусагасын 47нче тапкыр атлап керде.

Клара Сабит кызы кебек укытучылар турында иҗади карашлы шәхес, талантлы укытучы, балалар белән эшләүдә яңа методика алымнары табучы оста диләр.

Мин бәхетле – аның белән бергә сигез ел эшлим. Дәресләрендә булу, аның белән аралашу мөмкинлегенә ия мин. Алар бер тында үтә.

Клара Сабит кызының төп коралы – СҮЗ. Ул аның белән оста эш итә. Гаҗәеп, әмма Закирова үзен тыңлаган һәркемдә сүзгә мәхәббәт тәрбияли ала. Укытучы укучыларының сөйләмен камилләштерүгә зур игътибар бирә. Юкка гынамыни аның тәрбияләнүчеләренең иҗади эшләре ел саен төрле бәйгеләрдә җиңү яулый. Бу ихтирамга лаек хезмәт нәтиҗәсе.

Аның укучыларының берничә фикерен китерәбез:

“Клара Сабит кызына эчке азатлык, фәне белән оста эш итү, укучылары белән дустанә мөнәсәбәттә булу, зирәклек хас. Тәрбияләнүчеләренең кечкенә генә уңышын да күрә, бәяли белә ул”.

“Гаҗәеп күңел байлыгына ия кеше кул астында уку бәхете тиде миңа. Ул миндә телгә мәхәббәт тәрбияләде”.

“Клара Сабит кызының дәресләре үзенчәлекле, “хис-тойгылар аша фикер уята”. Ул яшь журналистлар түгәрәгенең алыштыргысыз җитәкчесе, байтак мәктәп кичәләренең режиссёры”.

Клара Сабит кызы озак еллар рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методика бер-ләшмәсен җитәкли. Безнең өчен һөнәр мәсьәләләрен тикшерү, ачык дәресләргә бәя бирү – педагогия осталыгы мәктәбе. Ул: “Укучы укырга теләмәсә, барлык уй-теләкләребез, эзләнүләребез юкка чыгачак. Укуга кызыксыну илһам булган җирдә генә бар”, – дип кабатларга ярата.

Остазымнан хыялы турында сорагач, ул:

– Күктә кайчан да булса яңа – Укытучы йолдызы кабыныр дип ышанам. Ул якты яначак. Биредә, җирдә озак еллар дәвам иткән укытучылык һөнәре хөрмәтенә... – дип җавап бирде.

Һәм илһамланып өстәп куйды:

– Телче-шәхес тәрбияләүнең замана җәмгыятенең рухи мәдәният тотрыксызлыгын җиңәргә, рус телен милли казаныш фәне дип танырга ярдәм итүче юл икәненә иманым камил.

Илмира САЛИХОВА,
Кандра 2нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.


Читайте нас: