Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2018, 12:03

Рафаэль Бәхтияров: “Тамырларыбызны белмәсәк, без беркем дә түгел”

Имангулда яшәүче ир узаманы үз ихатасында... туган як музее оештырган

Имангулда яшәүче ир узаманы үз ихатасында... туган як музее оештырган


Рафаэль Бәхтияров ир-атка хас ягымлылык һәм чәмне каян ала? Законнарны, күршеләрен һәм начар яшьләрне “сүтеп корган” мыжылдыкка әверелүдән кем курчалый аны? Авыр хезмәт белән тапкан акчасын уртак казанга салырга нәрсә этәрә? Рафаэль Миргали улы белән сөйләшә башлаганда башымнан шушы сораулар үтте. Тиздән исә эшнең асылына төшендем: ул үзен зур нәсел агачының бер тармагы итеп күрә һәм аның тамырларын хөрмәт итүне, яшь тармакларны туендыруны үзенең бурычы дип саный.


Ата-бабаларга һәйкәл...

Аның тырышлыгы белән былтыр җәй Имангулда яугирләр һәм тыл эшчән-нәренә һәйкәл ачылды.

– Акча җыеп мәшәкать-ләнмәдем, үземнең булганыннан файдаландым! – дип, төзелешне финанслау чыганагы турындагы сораудан читкә китә Бәхтияров. Матди чыгымнар аны борчымый, ахыры. Аның каравы, якташлары турында сөйләгәндә күзләре очкынлана. Ул алар турында бай мәгълүмат туплаган, бу исемнәр гранит тактага уеп язылган.

– Бер авылдашым – тыл эшчәне белән хастаханәдә бер палатада ятарга туры килде. Сугыштан соңгы елларда авылыбызда кемнәр яшәвен һәм эшләвен, кемнең фронтка китүен, кемнең әйләнеп кайтмавын миңа ул сөйләде дә инде, – ди Рафаэль Миргали улы. – Шулай һәйкәл урнаштыру фикере барлыкка килде. Вакыт дөрес мәгълүмат туплый алуыбызны раслады – гранит плитәдә бернәрсәне дә төзәтергә туры килмәде. Бу эшкә бер ел вакыт таләп ителде. Монумент бер ай әзерләнде. Эскизны, һәйкәл әйләнә-ти-рә мохиткә тәңгәл килерлек итеп, төбәк үзенчәлекләренә карап сайладым.

Халык җыенында аны урнаштыру урынын сайладык – авылга кергән юлдагы калкулыкка тукталдык. Комплекс янында һәрвакыт чәчәкләр булуы куандыра. Кешеләр бирегә ата-бабалары рухына баш ияргә, алар турында балаларына һәм оныкларына сөйләргә килә. Менә шундый буыннар бәйләнеше.

Ләлә МУСИНА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).



Читайте нас: