Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2018, 11:56

Даниил Данилевский: “Яңа йолдызлар фабрикасы”нда үз-үземә таләпчән булырга өйрәндем”

Туймазыга артист, музыкант, телевидение алып баручысы килде

Туймазыга артист, музыкант, телевидение алып баручысы килде


Туймазыда МузТВ алып баручысы, “Яңа йолдызлар фабрикасы” бүләкләнүчесе, актёр, музыкант Даниил Данилевский булып китте. “Телешко” федерация медиа-мәктәбе филиалын ачканнан соң ул яшь хәбәрчеләр үткәргән матбугат конференциясенә китте. Ахырда кунак балаларның кайбер сораулары үзен аптыратуын белдерде.


Әңгәмә башланганчы Данилевский үзе белән кыскача гына таныштырып үтте.

– Мин Мәскәү янындагы Королёв шәһәрендә туып үстем. Өлкән сыйныфларда “Битлз” (инглизчәдән – “кондызлар”) тәэсирендә “Кокроучез” (“тараканнар”) төркеме оештырдым. Казанда пионервожатый булдым, актёрлар агентлыгында эшләдем, Дәүләт эстрада-джаз сәнгате музыка училищесында “эстрада җыры” белгечлеге буенча һөнәр белеме үзләштердем. Әйткәндәй, сәхнә сөйләме, актёрлык осталыгы, бию дәресләре миңа “Физрук”, “Восьмидесятые” сериалларын төшергәндә ярдәм итте.

– Шоу-бизнеска ничек килеп эләктегез?

– Училищеда укыганда дистәләгән кастингта катнаштым. Берсендә миңа продюсерның телефон номерын бирделәр. Ул мине тыңлап карады, һәм мин тиздән сериалларда бәләкәй рольләр башкара, рекламада төшә башладым. Шулай итеп “Яңа йолдызлар фабрикасы”на да килеп эләктем. Һәм медиаиндустриядә үземне таныткач, МузТВ алып баручысы вазифасына тәгаенләндем.

– Музыка сез сайлаган юл икәнен кайчан аңладыгыз?

– Ул мине балачактан әсәрләндерде. Әти-әнием дә аның белән мавыкты, аларның байтак дуслары – оста музыкантлар. Гитараны беренче тапкыр кулыма алты яшьтә алдым. Хәзер фортепиано, бәрмә уен кораллары, саксофонда уйныйм. Музыка үзенә карата әленке-салынкылыкны яратмый, кешене өлкәнәйтә, акылга утырта.

– Продюсер Макс Фадеев сүзләренә караганда, Русия башкаручысының даны өч елдан артмый. Җырчы буларак танылудан туктасагыз, нәрсә белән шөгыльләнәчәксез?

– Миннән еш кына ни өчен барысына да өлгерергә тырышуым турында сорыйлар: сериалларда төшәм, телевидение алып баручысы булып эшлим, җырлыйм, җәмәгать чел-тәрләрендә пабликлар алып барам... Очыну түгел бу. Артист өчен иң куркынычы – үз дөньяңа бикләнү. Үсеш даими булырга тиеш. Мисал китерәм: рэпер Фифти-Сентның популярлыгы кими башлагач, ул акчасын кәсепкә салды, менеджер белгечлеген үзләштерде. Мин дә радио һәм телевидение алып баручысы, рекламачы белгечлекләренә өйрәнәм. Фильмнарда төп рольләр башкарырга хыялланам. Әмма әлегә, Чехов әйткәнчә, “актёр роле хакыйкате”н сизмим. Мөмкинлекләреңне дөрес бәяли белергә кирәк.

– Кайсы сыйфатларыгыз “Яңа йолдызлар фабрикасы” бүләкләнүчесе булырга ярдәм итте?

– Үҗәтлек! Кастинг-ларда катнашканда 90% очракта аларның сезнең өчен уңышсызлык белән тәмамланачагына әзер булырга кирәк. Бу проект турында сөйләгәндә – бәйгене оештыручыларның мине тыңларга теләмәгән чаклары да булды. Әмма кайчак үз максатың өчен көрәшү һәм ахыргача барып җитү зарур.

– Алтын балык каптырсагыз, җиде таҗлы чәчәк тапсагыз, миллион доллар отсагыз нәрсә эшләр идегез?

– Балык тотсам – һәрхәлдә тагаракны ямаудан башламас идем. Җиде таҗлы чәчкәдән тагын шундый ук җиде чәчкә сорар идем. Миллионнарга исә әти-әниемә дөнья тирәли сәяхәт бүләк итәр, матур төбәктә күркәм коттедж һәм табиблар аларны дәваласын өчен бәләкәй генә медицина үзәге төзер идем.

– Иң курыккан нәрсәгез?

– Тормыш мәгънәсен югалтудан куркам.

– Билгеле дәрәҗәдә танылу яулаган кеше сез. Ул сезне үзгәрттеме?

– “Фабрика”да катнашу-чыларның кайберләренең аларга карата артык игътибардан башы әйләнүен күргәнем бар. Моны аңларга була: өч ай дәвамында 44 камера аларның тормышын бөтен илебезгә күрсәтте. Кайберләре үзләрен әйләнә-тирәдә бөтенләй бер кеше дә булмаган кебек хис итте. Бу бәйгедә мин үземнең көчле һәм көчсез якларымны күрдем. Үз-үземә карата таләпчән булырга өйрәндем һәм тәртибемне күздән кичердем.

– Бер җырыгызда “ахмаклык” сүзе 35 тапкыр кабатлана. Ни өчен? – дип кызыксынды 11 яшьлек кыз.

– Бу соравыгыз белән мине аптырашта калдырдыгыз. Тормыш – шактый катлаулы ул. Һәм... бу очракта нәрсә әйтергә дә белмим.


Эмиль МУСИН.


Читайте нас: