Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2018, 12:01

“Зәңгәр күккә очу өчен бик күп укырга кирәк...»

Туймазыда аэрокосмонавтика мәктәбе ачылды

Туймазыда аэрокосмонавтика мәктәбе ачылды


Ул 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе карамагында барлыкка килде. Бу асылда алтынчы сыйныф укучылары Дамир Садыйков һәм Эмиль Хәбиров (фотода) тырышлыгы.

Быел алар космонавт-сынаучы У. Солтанов исемендәге халыкара аэрокосмонавтика мәктәбе җитәкчеләренә чыкты һәм аларны хезмәттәшлекнең өметле булачагында инандырды. Бу башлангычны мәгариф оешмасы, район Хакимияте дә хуплады.

Үзләренең төп бурычы сыйфатында укучылар эксперимент һәм фән-тикшеренү эшчәнлеген үстерүне, техника иҗаты күнекмәләре тәрбияләүне атый.

– Балалар дүрт юнәлешнең берсен сайлый ала: авиамодельләр ясау, ракета кору, робот техникасы, IT-технолгияләр, – дип билгеләде 7нче мәктәп директоры Андрей Михеев.

Гамәли дәресләрдән кала, укучылар космонавтлар белән очрашулар, авиатөзелеш предприятиеләренә һәм хәтта “Йолдызлы шәһәрчек”кә экскурсияләр оештыруны күздә тота. Бу хакта алдан килешенгән инде.

– Әлбәттә, аларның барысы да космонавт булмаячак, – ди халыкара аэрокосмонавтика мәктәбе президенты Вячеслав Аброщенко. – Әмма күп тапкыр орбитага чыгучы “Буран” корабы өстендә илебезнең 15 мең предприятиесе эшләде. Димәк, илебезгә акыллы, зиһенле кешеләр кирәк. Аларның шушы проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә дә барлыкка киләчәгенә иманым камил.

Район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин сүзләренә караганда, Туймазы укучылары төрле өстәмә программаларны уңышлы үзләштерә һәм күптән “галәм дәрәҗәсенә” чыгарга әзер инде. Башта – инженер, конструктор, биологлар сыйфатында.

– Әмма берәр вакыт космоска очачак якташыбыз белән без дә горурланачагыбызга ышанам, – диде ул.

Аэрокосмонавтика мәктәбенә өч дистәләп яшь туймазылы язылган инде. Шул исәптән, районның башка гомуми белем бирү оешмаларыннан да.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: