Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь 2018, 12:04

Карина өчен бүләк

“Кулай мохит” программасы гамәлдә

“Кулай мохит” программасы гамәлдә


Карина Солтанова Туймазы 7нче мәктәбендә укый. Еш кына әнисе кызын таксида китерә. Капка төбендә аны инвалид кәнәфиенә күчереп утырта.

Юл буендагы биек ташларны нәфис ханым көч-хәл белән генә үтә. Бу хәлдән арыну өчен мәктәп директоры Андрей Михеев һәм “Туймазы хәбәрләре” гәзите шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлегенә һәм “ДорСтрой” җәмгыятенә мөрәҗәгать итте.

Узган атна ахырында предприятие җитәкчесе Сергей Полев, мәктәпкә килеп, биләмә сурәтен ясады. Аннары Рәфис Сәетгәрәев җитәкләгән бригада иске бордюр ташларын сүтте һәм яңасын урнаштырды. Хәзер Карина да, бала бишеге тарткан әниләр дә җиңел үтеп йөриячәк аннан.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: