Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2018, 13:43

Район гәзите “күлмәген” үзгәртте

Редактор мөнбәре

Редактор мөнбәре


Башкортстанда Федерациянең “Төбәктә конвергент (берләштерелгән) редакция” проекты тормышка ашырыла. “Туймазы хәбәрләре” гәзите аны тормышка ашыру мәйданчыгына әверелде.

Безнең басманы сайлаулары юкка түгел. Бер яклап, “Туймазы хәбәрләре” – республиканың борынгы гәзитләренең берсе, икенче яклап, безнең редакция – иң чәмлесе һәм бар яңалыкны күтәреп алучы.

Вакытлы басмалар (шул исәптән “Туймазы хәбәрләре” дә) укучыларын арттыру өчен даими рәвештә яңа мөмкинлекләр эзләү өстендә эш алып бара. Район гәзитен ни рәвешле уңышлы итәргә? Бу мәсьәләне хәл итү җәһәтеннән безгә Федерациянең Матбугат һәм күмәк элемтә агентлыгы ярдәм итә. Нәтиҗәдә быел җәй “Төбәктә конвергент редакция” проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнүче “Вакытлы матбугат басмалары нәшерләре гильдиясе” (Мәскәү) белән хезмәттәшлек итә башладык.

Үткән ялларда Туймазыга Басма индустрия предприятиеләре берлеген үстерү директоры Антон Антонов-Овсеенко һәм дизайнчы Павел Краминов килде. Тормышка ашырылучы проектның күләме, әһәмияте гәзит укучыларыбызга да аңлаешлы булсын өчен, бу кешеләр турында җентеклерәк бәян итеп үтәргә кирәк.

Антон Антонов-Овсеенко – танылган журналист, язучы, филология фәннәре докторы. “Московский комсомолец”, “КоммерсантЪ-daily” һәм башка басмалар редакцияләрендә җитәкче вазифаларда эшләгән.

Павел Краминов – басма матбугаттан кала, веб-сәхифәләр белән эшләүче иң танылган дизайнчыларның берсе. Башкаланың танылган вакытлы басмалары, киң таралган эшлекле журналлар аңа үзләренең баш битен һәм тышлыгын ясау-бизәүне ышанып тапшыра.

Павел үткәргән ике көнлек осталык дәресе “Туймазы хәбәрләре”нең компьютер версткасы – бизәлеше өчен җаваплы техника редакторлары Зөлфирә Шакирова белән Альбина Хәсәншина өчен зур тәҗрибә булды. Гәзитнең яңа үрнәге әзерләнде, дизайны яңартылды. Нәтиҗәсе – сезнең алда. Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз дизайн яңалыкларын лаек бәяләр дип ышанабыз.

Оксана МӘКЪСҮТОВА.


Читайте нас: