Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Сентября 2018, 08:49

Кыймылдаган кыл ярыр

Дәүләт субсидиясе Туймазыда яшәүче гаиләгә шәһәрдә спорт клубы ачарга ярдәм иткән

Ирле-хатынлы Анастасия һәм Александр Сельяновлар 40 яшькә тормышта үз урынын табарга өлгергән, җитеш тормышта яшәгән кешеләр була. Әмма көтмәгәндә, күпләрне гаҗәпләндереп, һөнәрен һәм тормыш рәвешен үзгәртә алар.
– Педагогия колледжында Саша белән бер парта артында утырдык, – дип сөйли Анастасия. – 1997 елда, физкультура укытучылары дипломы алып, өйләнештек. Мин балалар бакчасында йөзү буенча инструктор булып эшли башладым, аннары тегү фабрикасына конструктор булып урнаштым, өйдә кием-салым тегү белән шөгыльләндем. Саша исә үз урынын ит эшкәртү предприятиесендә тапты. 15 елда ул уртакул җитәкче вазифасына үрләде. Улыбыз, кызыбыз туды, өй салып кердек. Җиде ел элек барысы да ал да гөл кебек иде.

– Әмма ул вакытка минем авырлыгым 105 килограммга җитте, – дип сүзгә кушылды Александр. – Икенче балабыз туганнан соң Настя да 70 килограммнан артты. Ул “Олимпиец”тагы тренажёр залына йөри башлады. Бик чәмле шөгыльләнде, нәтиҗәдә секцияне җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Ошап китеп, кроссфит юнәлешен үзләштерде. Белмәгәннәр өчен – авыр атлетика, гимнастика элементларыннан торган физик әзерлек системасы бу. Озакламый Настя җәмәгать челтәрендә төркем ачты. Мин исә кроссфит буенча үземнең исемгә шәхси предприятие теркәргә тәкъдим иттем.

2017 елда Сельянов кәсеп планы төзеп, 58,8 мең сум күләмендә максатлы субсидия ала, аны ике тренажёр сатып алуга тота. Калган спорт корылмаларын гаилә үз акчасына сатып ала. Аларның фикеренә караганда, үзаллы мәшгульлек программасы бу чәмле гаиләгә хыялларын тормышка ашыру өчен куәтле этәргеч була.

– Спорт кәсебе күп табыш китерми, – дип сөйли Анастасия. – Гаилә бюджетының төп өлешен Саша төзелеш фирмасында эшләп тәэмин итә, мин үзем кайвакыт элекке клиентларым өчен кием тегәм. Кроссфит – безнең өчен тормыш рәвеше ул. Нәтиҗәдә без даими күнегәбез, төбәк, Русия югарылыгындагы ярышларга йөрибез, бүләкләр, уңай тәэссоратлар алабыз, үз тормышын үзгәрткән искиткеч кешеләр белән очрашабыз.

Бездә даими нигездә 50 кеше шөгыльләнә. Ирем малайлар өчен авыр атлетика түгәрәге алып бара. Тренерлык эшендә безгә тагын өч кеше ярдәм итә. Күптән түгел күрше шәһәрләрдә филиаллар ачу эшен башладык.

Безгә гаиләләре бе-

лән йөриләр. Яңа килү-

челәр тәҗрибәле кроссфитерларның куәтен күреп, пошаманга кала. “Без беркайчан болай булдыралмыйбыз”, янәсе. Әмма ярты ел дигәндә алар үзләрендә зур үзгәреш сизә. “Хәрәкәтсез уңайлылык” төбәгеннән юкка чыкмауларын, тормыш чәме яхшыруын аңлый.

Әйтергә кирәк, улыбыз белән кызыбыз да безнең белән бергә спорт залында шөгыльләнә, аларга акыл сатучы да, боерык бирүче дә юк. Алар бездән күреп эшли. Без исә, үз чиратыбызда, дәрәҗәне төшерергә тиеш түгел. Бар педагогика шул.

Эмиль МУСИН.
Читайте нас