Җинаятькә шаһит булган ханым тулы яшеренлек тәэмин ителү шарты белән күрсәтмә бирде
Якын чит илләрдән килгән эшчеләргә туймазылылар арасында ихтыяҗ зур: гадәттә эшләрен бик оста башкара, хакны да күп алмый, тату-бердәм эшли алар. Хәер, ачыклануынча, “тату” сүзен аларга карата гел кулланып булмый икән.
Берничә ай элек шундый бригадаларның берсе гади биш катлы йорт фатирында урнаша. Вакытлыча биләнгән фатирда берничә кеше яши; бер бүлмәне бригадир Салихка (исемнәр үзгәртелде – ред. иск.) бирәләр.
Футбол буенча дөнья чемпионатын, галәмдәге барча халык кебек, чәмләнеп, башыннан ахырына кадәр карый алар. Гадәттәгечә, җан ату сыра, барлы-юклы кабымлыклар белән ныгытыла.
Чираттагы матчны карау төн уртасында төгәлләнә. “Кич утыру” нәтиҗәсез калмый: иртән бригадир иптәшләрен уяталмый бер була. Уятуны ул күрше бүлмәдә йоклаган Әхмәттән башлый. Электән үк кырыс Әхмәт шундук тузып китә: “Нинди эш? Бар, сырага барып кил, баш чатный!” – ди. Бригадир уятудан туктамагач, шабашкачы сүгенү, янауга күчә. Моны йокы аралаш башкалары да ишетә. Алар уянып, ушларына килгәч, Әхмәтнең идәндә хәрәкәтсез яткан гәүдәсенә тап була. Шик бригадирга төшә.
– Без бу эшкә кушылганда, Салихны тикшерү изоляторына ябып, аңа күрәләтә кеше үтерүдә гаеп якканнар иде, – ди адвокат Эдита Вәлиева. – Беренче карашка бу эштә барысы да ачык һәм аңлашыла – гаепле затның гаебен тануы гына җитми. Үзенә шундый мөнәсәбәтне күреп, ул йомыла, хәтта яклаучылар белән дә сөйләшми. Без аңа ярдәм итү өчен дәлилләр табарга тырыштык. Әмма баштагы мәлдә тырышлыгыбыз юкка булды: бригада әгъзалары барысы да эчкәннән соң каты йоклавын, бер нәрсә дә ишетмәвен раслады. Бу эш өметсез тоелды.
“Тоелды” – чөнки яклаучылар гаепләнүченең нәр-сәнедер әйтеп бетермәвен сизде. Чыннан да, Салих ахыргача Туймазыда танышкан һәм шушы фатирда бергә яшәгән өйдәше Марина турында эндәшмәде. Ул шул рәвешле хатынны шик, гайбәт, сорау алулардан чикләргә тырышты. Аның турында ул үзенә озакка иректән мәхрүм итү янавын белгәч кенә әйтергә мәҗбүр булды.
– Бу хатынны тапкач, ул безнең белән аралашудан баш тартты, – дип дәвам итте Эдита Ринат кызы. – Озак үгетләп, тулы яшеренлек тәэмин итәчәгебезне вәгъдә иткәннән соң, ул дөресен сөйләп бирде. Безнең тырышлык юкка булмаган: Маринаның сүзләренә караганда, ирләр арасында бәхәс чыккан, ул тиз генә фатирдан чыгып китәргә уйлаган. Һәм ирексездән фаҗига шаһите булган.
Башта Әхмәт тупас рәвештә Салихка сыра алып кайтырга кушкан. Әмма бригадирның үзен эшкә чыгарга мәҗбүр итәчәген аңлагач, йодрыкларын төйнәп, аның өстенә ташланган. Соңрак тәрәзә төбендә яткан пычакны эләктереп, берничә тапкыр Салихка кизәнгән. Авырлыклары шактый аерылуга карамастан, какча гәүдәле бригадир, пычакны тартып алып, үзе җавап кайтарган. Тик ул үлемечле булган.
– Кеше бер күрүдә нинди тәэсир калдырса, шул иң дөресе була диләр, – дип сүзен тәмамлады Вәлиева. – Салих белән беренче күрешүебездә үк бу кешенең күрәләтә кеше үтерергә сәләтле булмавы аңлашылды. Шуңа күрә судьяның саклану чараларын арттырган өчен шартлы рәвештә ике елга хөкем итү карары безнең өчен гаделлек тантанасы булып яңгырады.