Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 11:36

Урманны киләчәк буыннарга бүләк итик

Районыбызда экология чарасы үтәчәк

Районыбызда экология чарасы үтәчәк


Якшәмбе бөтен ил буенча төбәкара “Урман бүләк итәбез” дип аталган ирекле ярдәмчеләр проекты тормышка ашырыла башлаячак. Ул Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче һәм табигый байлыкларга сакчыл караш фикере белән берләшкән кешеләр тарафыннан оештырылган.

Чара кысаларында 23 сентябрьдә Туймазы урман хуҗалыгының Октябрьский биләмәсендә (Иске Туймазыдан ерак түгел) теләге булган һәркем катнашлыгында күмәк урман утырту оештырылачак.

Катнашучылар 9.30 сәгатьтә урман хуҗалыгы (Урманчы Морозов ур., 5) янында җыела, алдан язылу өчен телефон: 8-927-333-55-66 (Айгөл Рамил кызы Кәримова)
Читайте нас: