Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 11:45

Безнең бурыч – халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру

Җәмәгать хезмәттәшлеген үстерүдәге төп казанышлар турында

Җәмәгать хезмәттәшлеген үстерүдәге төп казанышлар турында


Уфада төбәгебездә җәмәгать хезмәттәш-легенең 25 еллыгына багышланган җәмәгать-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы республика комиссиясе утырышы үтте, анда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады. Ул барлык якларның көйле-бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт базарында катнашучы һәркемнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы тәэсирле үрнәк-калып төзелүен ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, аларның арытабан берләштерелгән тырышлыгы икътисадны һәм җәмәгать тотрыклылыгын ныгыту, тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлтеләчәк.

Бу бурычның безнең районда ничек үтәлүе турында җәмәгать-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өч яклы төбәк комиссиясе координаторы, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмәләштек.

– Айдар Рифгатович, өч яклы төбәк комиссиясе районыбызның җәмәгать-икътисад мәсьәләләрен хәл итүдә нинди әһәмияткә ия?

– Комиссия җәмәгать-хезмәт мөнәсәбәтләре тармагында тигезлек-тәңгәллек тәэмин итә. Аның эшчәнлеге төрле җәмәгать төркемнәре, халык катламнары, кәсеп, төбәк үзидарәсе оешмалары мәнфәгатьләрен саклау-яраклаштыруда мөһим урын били. Ул әңгәмә кору һәм көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү, хәвефне киметү, куелган бурыч һәм максатларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.

Җәмәгать тармагында шактый уңышка ирешү шуның ачык мисалы: “Туймазы-Арена” боз сараеның икенче чираты файдалануга тапшырылды. Быелгы уку елында Кандра һәм Дуслык авылларында физкультура-савыктыру комплекслары эшли башлаячак, Туймазыда, Серафимовка һәм Кандра авылларында җылылык тәэминаты системасын үзгәртеп кору төгәлләнә. 3нче төзелеш фирмасы Чулпан төбәгендә 110 урынлык балалар бакчасы төзеде. Дуслык авылында комплекслы җыйнак төзелеш һәм төзекләндерү проекты кысаларында 60 урынга исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка килде.

Агымдагы елда районыбызда озак көтелгән объект – балалар дәваханәсе төзелә башлады. Туймазының Островский урамында 260 урынлык балалар бакчасы өчен төзелеш мәйданчыгы әзерләнде һәм барлык үткәргечләр салынды.

Балаларга белем бирү мәсьәләсендә тыгыз хезмәттәшлекнең мөһимлеге турында сөйләү зарурлыгы юктыр дип уйлыйм. Район алдында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәр һәм белгечлекләр буенча чәмле, квалификацияле яшь белгечләр әзерләү бурычы тора. Бу фикерне тормышка ашыру өчен эш бирүчеләр яңа алымнар куллана. Атап әйткәндә, сәнәгать сәяхәтләре – балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру өчен гамәлдәге сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр оештыру. Бу юнәлештә яңа “2018-2022 елларга муниципалитет “Алтын куллар” челтәр индустрия мәктәбе” проектын тормышка ашыру күздә тотыла.

Җәмәгать хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә яңа профсоюз ячейкалары оештырыла, яңа күмәк килешүләр кабул ителә, килешүләр төзелә. Эш бирүчеләр эшчәннәре-нә өстәмә ташламалар билгели. Шул исәптән – белем көне, туй яисә юбилейга, бала тудыру йортыннан баласын каршы алганда түләүле көннәр бирү, ташламалы яисә түләүсез кайнар тукландыру оештыру, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү бу.

Килешү шартлары үтәлү бар як өчен дә файдалы: эшчәннәрнең хокуклары яклана, хезмәт тәртибе ныгый. Нәтиҗәсе исә – хезмәт җитештерүчәнлеге арту, предприятиедә һәм тоташ районда икътисади хәл яхшыру, иҗтимагый тотрык-лылык һәм иминлек. Чөнки иң мөһиме – мәшгульлек тәэмин итү, лаек хезмәт хакы һәм хезмәт хәвефсезлеге.

– Өч яклы комиссия утырышларында нинди мәсьәләләр хәл ителә?

– Хәл ителәсе мәсьәләләр даирәсе шактый киң: хезмәт хакын арттыру, хезмәт базарындагы хәл-торыш, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү һәм инвалидларны эшкә урнаштыру. Вак һәм урта эшкуарлыкны үстерү, яшьләргә ярдәм, халыкның экология хәвефсезлеген тәэмин итү, балаларны савыктыруны оештыру, гаиләләрне мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү бу. Күмәк килешүләргә сәламәт тормыш рәвешен данлау чаралары, предприятие, оешмаларның хезмәт коллективларында ГТО таләпләрен тормышка ашыруны кертү мәсьәләләре карала.

Игътибар үзәгендә – хезмәт хәвефсезлеге торышы, сәнәгатьтә җәрәхәтләнү һәм һөнәргә бәйле авыруларны кисәтү, предприятие һәм оешмаларда хезмәт шартларын махсус бәяләү.

– Өч яклы комиссиядә якларның кайсысы чәм-лерәк?

– Җәмәгать хезмәттәш-легенең кайсыдыр ягын аерып карау авыр, чөнки фәкать килешенгән сәясәт һәм барлык якларның юнәлешле эшчәнлеге генә билгеле нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә. Төбәк килешүе шартларын үтәү халык, хакимият оешмалары һәм эш бирүчеләр файдасына. Чөнки лаек хезмәт, хезмәт өчен намуслы түләү, экология хәвефсезлеге, югары квалификацияле хезмәткәрләрне саклау һәм яшь алмаш белән тәэмин итү, салым салу базасын тотрыклы күтәрү киләчәк эшчәнлек һәм үсеш өчен мөһим. Хатын-кызлар хокук-ларын саклау исә демография мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итә.
Читайте нас: