Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2018, 11:28

Бөртеклеләр урылган, уҗым чәчелә

Район хуҗалыкларында кыр эшләре дәвам итә

Район хуҗалыкларында кыр эшләре дәвам итә


Игенчеләрнең эше баштан ашкан дисәк, һич ялгыш булмас. Бүген районның авыл хуҗалыгы эшчәннәре 11 мең гектар уҗым чәчкән, гомуми мәйданнарның 82,7 проценты бу. Район Хакимияте авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Марат Хаҗиев сүзләренә караганда, уҗым ашлыгы чәчүне киләсе ике атнада төгәлләү күзаллана.

Шуның белән бергә туңга сөрү эшләре дә бара – язгы сабан ашлыгы чәчү алдыннан мөһим әзерлек чоры бу. 30 мең гектарның өчтән бер өлеше эшкәртелгән.

Шул ук вакытта хуҗалыклар-да мал азыгы әзерләү дәвам итә: печән һәм сенаж артыгы белән хәстәрләнгән, чиратта – силоска кукуруз уру. Озакла-мый хуҗалыклар көнбагыш урып-җыюга һәм шикәр чөгендере алуга төшәчәк.
Читайте нас: