Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2018, 13:02

Чүп юк. Икенчел чимал бар

Туймазыдагы үзәктә макулатура, полиэтилен, пэт-шешәләр, төрле пыяла кабул итәчәкләр

Туймазыдагы үзәктә макулатура, полиэтилен, пэт-шешәләр, төрле пыяла кабул итәчәкләр


Безнең һәркайсыбыздан соң ел саен ярты тонна чүп хасил була. Шушы 500 килограммны Русиянең 144 миллион халкына тапкырлыйк – 72 млн тонна димәк. Кайбер илләрдә күптән калдыкларны кабат файдалануның дәүләткә дә, кәсепкә дә, халыкка да файдалы булуын аңлаганнар, чөнки ул чүплек мәйданнарын киметү, табигый чыганакларны янга калдыру мөмкинлеге бирә.

Безнең илдә чүпне эшкәртү яңа үсеш ала. “Экология” сәнәгате өлкәсендәге законнар әле чак оеша гына, шуңа күрә калдыкларны җыеп үтилләштерү асылда – чәмлеләр эше.

Туймазы районы биләмәсендә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм үтилләштерү белән шөгыльләнүче берничә предприятие эшли. Әмма алар икенчел чималны күпләп тапшыручы предприятие һәм оешмалар белән эшләүне хуп күрә. Күптән түгел исә Туймазы шәһәренең Совет урамында (“Мебельный дворик” кибете артында) “Грин” җәмгыяте калдыкларын предприятиеләр генә түгел, гади халык та тапшыра алачак икенчел чимал кабул итү үзәге ачкан. Кабул итү үзәге макулатура, полиэтилен, пэт-шешәләр, төрле пыяла, алюмин банкалар туплау һәм саклау өчен җиһазланган махсус складтан гыйбарәт. Күпләребез чүп дип исемләгән нәрсәләрне акчага әйләндерәләр биредә. Без “Грин” җәмгыяте директоры Антон Вайсборт белән сөйләштек.

– Сезнең карашка, нишләп чүпне аерым туплау бик сүлпән бара?

– Без каплар гасырында яшибез, хәзерге заман кешеләренең бик күп калдык-чүбе хасил була. Полигоннарга йөкләнешне киметүнең бердәнбер юлы – рециклинг, ягъни калдыкларны кабат файдалану. Предприятиебез бу юнәлештә күптән эш алып бара. Без кабул итү үзәкләре челтәрен киңәйтәбез, анда халык көн саен икенчел чимал китереп тапшырып, акча алала. Мәктәпләр белән чәмле эшлибез: экскурсияләргә чакырабыз, макулатура җыю чаралары оештырабыз, аннары шуның йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләклибез.

Кызганычка, күпләр экология торышы турында уйламый, файда гына эзли. Әмма калдыкларны аерым туплау – кемнедер баету өчен түгел, экологияне яхшырту өчен кирәк. Республикада чүпне үтилләштерү таләпләренә җавап бирмәгән полигоннар юкка гына ябылмый. Сортка аеру һәм икенчел чималны эшкәртүгә озату юнәлеше алга сөрелә. Чөнки каты көнкүреш калдыклары сак-лау полигоннарын җиткереп булмаячак. Акчаны, эшче урыннарны, салымнарны җиргә күмәргә ярамый.

Чүпне аерым туплау – һәркем өчен гаять җиңел, кулай эш, ул моны эшендә дә, өендә дә башкара ала. Шул рәвешле без калдык-лар белән эш итүнең кыргый, идарәсез ысулыннан идарәлегә күчәбез, ягъни барлык мәдәниятле җәмгыять белән бергә алга бер адым ясыйбыз.

Эмиль МУСИН.
Читайте нас: