Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2018, 13:10

Без төрле-төрле, әмма бер командада!

Серафимовка балалар интернат-йортында инклюзив спорт фестивале үтте

Серафимовка балалар интернат-йортында инклюзив спорт фестивале үтте


“Без – чемпионнар” фестивале күмәк чарага әверелде. Монда, сәламәтлек торышына карамастан, һәркем күңеленә хуш шөгыль табалды. Күпкырлы һәм мавыктыргыч программа озынлыкка сикерү, җиңел атлетика һәм каршылык үтү эстафеталары, кече футбол һәм сөңге атудан гыйбарәт иде.

Акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты спорт мәйданчыгында аның тәрбияләнүчеләре һәм Серафимовка 1нче, 3нче мәктәпләре укучылары очрашты. Балалар мәктәп укучылары һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләр командаларына бүленмәде. Алар катнаш командалар оештырды, анда һәркем спорт күнекмәләрен һәм көрәшче рухын күрсәтә алды. 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, Дәүләт думасы депутаты Рима Баталованың “Милләт яшьлеге” фонды һәм БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгы оештырган инклюзив фестивальнең төп фикере шул иде.

Фестиваль Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгы тәкъдим иткән субсидияне файдаланып тормышка ашырылган программаның бер өлешенә әверелде.

– Төрле мөмкинлекләргә, сәләт, мәнфәгатьләргә ия булган төрле кешеләр бер куркусыз һәм шикләнүсез бер-берсе белән аралашты, – диде Рима Баталова (фотода уңнан икенче). – Инклюзив фестиваль инвалид-балалар өчен дә, сәламәт балалар өчен дә мөһим. Үсмерләр яннарында үзенчәлекле яшьтәшләре яшәвен, аларның кызгануга түгел, игътибар, ярдәм һәм тәрбиягә мохтаҗ булуын, уйнарга, аралашырга яратуын, тормышка сөенүен аңларга тиеш. Алар тугры дус, кызык-лы әңгәмәдәш булала.

Чарада БР мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, республика Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү, Яшьләр сәясәте һәм спорт министр-лыклары вәкилләре катнашты.

Фестиваль ахырында бар-лык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: