Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2018, 16:58

Ирекле нигездә белемнәрен тикшерде

Бу чараны үткәрергә авыл китапханәсе хезмәткәрләре тәкъдим итте

Бу чараны үткәрергә авыл китапханәсе хезмәткәрләре тәкъдим итте


Күпчелек өчен Халыкара белемлелекне данлау көне – календарьдагы гади көн. Ә сез аны 5 сентябрьдә билгеләүләрен беләсезме? Шулай шул. Төмәнәк авылы үрнәкле китапханәсе хезмәткәрләре бу вакыйганы игътибарга алып, “Дөрес язу һәм уку – абруйлы” чара-өндәмәсе үткәрде. Анда авыл хакимияте хезмәткәрләре, фельдшер-акушер үзәге вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты.

Бу чара уңаеннан китапханәчеләр китап күргәзмәсе оештырды, аңлатмалы, орфография сүзлекләре, белешмәлекләр тәкъдим итте. Авыл халкын шушы вакыйга, илебездә 2011 елдан бирле үткәрелгән “Күмәк диктант” тарихы белән таныштырып үттеләр, бу көнне мәктәпләрдә, институтларда викторина, олимпиада, КВНнар үтүе турында бәян иттеләр. Аннары чарада катнашучыларга рус теленнән белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Бишенче сыйныфлар диктант язды, табиблар белемен ткишереп, тест үтәде, авыл хакимияте хезмәткәрләренә көн саен эштә, документларда, рәсми хәбәрләрдә кулланылган сүзләрне әйтеп яздырдылар.
Читайте нас: