Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2018, 16:38

Җил белән алыш

“Тимер атларны” иярләп, Казанга киттеләр туп-туры карап...

“Тимер атларны” иярләп, Казанга киттеләр туп-туры карап...


Туймазылы Динар Хәбибуллин, Азат Мостаев һәм Андрей Осёнов күптәнге дуслар. Тулай торакта яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар, самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнгәннәр. 14 яшьтән, вак-төяккә акча эшләү өчен, помидор җыйганнар, вагон бушатканнар. Киеренкелек, СССР таркалу – барысын да үз иңнәрендә татыганнар.


Мәктәптән соң кемдер – техникумга, бәгъзеләре институтка укырга кергән. Күнегүләрен ташламаганнар. “DIAZAN” транспорт компаниясенә нигез салып, бергә эшли башлагач та аларны спорт берләштергән.

– Ел дәвамында авыр атлетика белән шөгыльләнәбез, чаңгы шуабыз, сноубордта җилдерәбез, – дип сөйли Динар Хәбибуллин. – Регбол (көрәш, баскетбол, регби алымнарыннан гыйбарәт команда уены) буенча бөтенрусия турнирында бүләкле урын яуладык.

Безнең пред-приятиедә барысы да спортка мөкиббән. Һәркем күңеленә хуш юнәлеш сайлый: волейбол, баскетбол, чаңгы... Автомобильче көнендә өстәл теннисы буенча ярышлар уздырабыз, кешеләр уңай хис-тойгыларга тиенергә тиеш. Моның өчен теннис өстәле, ракеткалар сатып алдык, бүләкләр әзерлибез. Хатыннарыбыз нык ярдәм итә. Балалар да бәләкәйдән үк безнең күнегүләрне күреп үсә. Аннары үзләре дә чаңгыга баса, бассейнга йөри башлый.

Җәяүләп Кандракүлгә бару – шундый күркәм йолабыз бар. Өч ел элек исә балачакта “сәпид”ләрдә һәм мотоцикл-ларда җилдерүебезне искә төшереп, 20 кеше җыелып (хезмәттәшләр, дуслар) күл буена велосипедларда чыгып киттек. Ошады. Зур булмаган велоузышлар үткәрә башладык. Аннары күнегү өчен тыныч урынга юлыктык – урман буе, басу, саф һава. Анда атнасына өч тапкыр чыгабыз һәм 50-70 км үтәбез.

Былтыр җәй велосипедларда Уфага кадәр барып җиттек. 178 километр бик җиңел үтелде. Аннары кая барырга? Бер-беребезгә карашып тордык та: “Бәлки, Казанга?” – дигән уй килде башка. Тәвәккәлләдек. Үзебез өчен көтмәгәндә ярдәмче – сезнең гәзитне таптык (“Туймазы хәбәрләре” велоузышның бер химаячысы сыйфатында чыгыш ясады, чөнки шундый гадәттән тыш вакыйгаларны яктырту безнең бурыч – автор иск.).

Өч атна әзерләнгән велосәфәрне Физкультурачы көненә багышладык.

Иртәнге якта юлга кузгалдык. Җылылык көндез 14 градустан күтәрелмәде. Шуңа күрә башлык, перчатка, хәвефсезлек өчен ерактан күзгә бәрелеп торган ачык яшел төстәге жилетлар һәм шлемнар кидек.

Казанга кадәр – 390 км. Барган чакта җил каршыга булды. Хәтта текә үрдән төшкәндә дә велосипед карышты, безгә бар көчкә педальләрне әйләндерергә туры килде.

Без үр-тауларны исәпкә алмаганбыз. 20нче үрдән соң аларны санаудан туктадык. Тигез юлдан сәгатенә 40 км тизлек белән җилдердек, үрләрдә ул 12 километрга кадәр төште.

Юл дәвамында игътибар үзәгендә булдык: безне камерага, телефонга төшерделәр, кычкыртып китүчеләр булды. Бервакыт байкерлар белән аралашу өчен махсус туктадык. Кайвакыт, транспорт хәрәкәтен тоткарламас өчен, юл читенә төштек – юл үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт таләп итә. Агымны үткәреп җибәргәч, янә километрлар исәпләргә керештек. Юл уңаенда бераз туктап алгаладык. Пешекчебез күләгәле аулак урыннарда табын корып, безгә бераз капкалап алу һәм ял итү мөмкинлеге тәэмин итте. Маҗараларга тарымадык. Андрейның велосипед тәгәрмәче генә тишелде.

Ни өчен гәзит аша үзебезнең велосәфәр турында бәян итәргә булдыкмы? Үзебезне данлау өчен түгел. Замана яшьләре җәмәгать челтәренә “чума”, ә без аларны чын тормышка алып чыгарга тырышабыз. Әгәр кемдер кызыксынып-мавыгып, педаль әйләндерә башласа, сәфәребез турында бәянләү юкка булмаган, димәк.

Хәзер триатлон белән шөгыльләнергә исәп. Велокүнегүләргә йөгерү һәм йөзү өстәләчәк. Бу чын ирләр шөгыле.

Венера АШИРОВА.



Читайте нас: