Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2018, 11:32

Яшьләргә – эш һәм хезмәт хакы, өлкән буынга – игътибар һәм хәстәрлек

Туймазылылар 9 сентябрьдә сайлау участокларына шундый ышаныч белән килде

Туймазылылар 9 сентябрьдә сайлау участокларына шундый ышаныч белән килде


Якшәмбе көнне Башкортстанда БР Дәүләт җыелышы – Корылтайга һәм төбәкнең вәкаләтле үзидарә оешмаларына депутатлар сайланды.

Туймазы районында тавыш бирү көне оешкан төстә, тыныч үтте.

Көн төшкә авышканчы “Родина” мәдәният йортында урнашкан 2981нче сайлау участогына башка йөзләгән сайлаучылар исәбендә ирле-хатынлы Самониннар да килде.

– Сайлауны калдырганыбыз юк, без, картлар, шундый тәртипкә күнеккән, – диде гаилә башлыгы. – Күпләр безнең өчен сайлаганнар инде, барып торуның мәгънәсе юк диләр, әмма бу зур хата. Сайлауга мотлак йөрергә кирәк! Гомер буе зур һәм катлаулы сәнәгать – пыяла заводында эшләгән кеше буларак, яшьләргә эшкә урнашу һәм лаек хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирү зарур дип исәплим, өлкән буынга исә сыйфатлы медицина хезмәте һәм җәмгыятьнең игътибар-хәстәре кирәк. Сайланган депутатлар ышанычыбызны аклар дип көтәбез.

(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: